Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Декабрь » 29
Ап-ак кыш аенда иң күңелле бәйрәм - Яңа ел бәйрәме була. Без, балалар, бу бәйрәмне бик көтеп алабыз. Чөнки кечкенәдән яраткан Кыш бабай, Кар кызы үзләренең яшел чыршылары, бүләкләре белән безне шатландыралар.
Яңа елда кешеләр күп шатлыклар, сөенечләр булсын дип телиләр. Мин үзем Яңа елны әти-әнием, сеңлем, туганнарым белән каршылыйм. Бик күңелле hәм матур гына уздырабыз иске елны.
hәрбер кеше киләсе елга үзенә, якыннарына матур теләкләр тели. Мин дә Яңа ел тынычлык, муллык, сәламәтлек hәм зур уңышлар елы булсын иде диям. Гаиләмне үземнең тырышып укуым, яхшы тәртибем белән сөендерсәм иде дип телим. Безнең янда яхшы кешеләр генә булсын. Көтелмәгән ачышлар. яңа уңышлар алып килсен ак карлы кышның бәйрәме. Балалар hәммәсе сөенеп, Аллага шөкер, теләкләрем кабул булыр дип, Яңа елга аяк бассыннар. Теләкләрем кабул булсын иде.
 
                                    ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1603 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.12.2011 | Фикерләр (0)

      Язучы Айдар Хәлим - минем әтием. Бу горурлык та hәм минем өчен зур җаваплылык та. Ул кеше буларак миңа бик кадерле. Аның төп өч сыйфатын гомумиләштерә торган бер сыйфат бар - ул да булса намуслылык, кешене рәнҗетмәү, кешене куандырып яшәү. Үзенең таләпчәнлеге аркасында ул каты бәгырьле кеше кебек тоела. Ләкин бу hич тә алай түгел. Ул бик тә йомшак, нечкә күңелле кеше. Әгәр дә ул берәрсен ниндидер катырак әйткән сүз белән рәнҗеттем дип уйласа, төннәр буе йоклый алмый. Ул кешене кызганып, күзенә яшь бәреп чыга. Аның кара төндә сикереп торып, ул кешегә шалтыратуы, еракта булса хат язуы мөмкин. Әгәр дә мондый чаралары булмаса, шул кешенең өенә барып гафу үтенүе мөмкин.
      Башта мин әтинең өч сыйфаты турында әйтеп киткән идем, хәзер шуларга килик.
      Беренчесе. Ул табигать кебек гади hәм катлаулы. Әтием табигатьне шулкадәр сөя, торгач та беренче эш итеп, тәрәзәгә карый hәм Хәсән Туфанча әйтеп куя:
               - Тышта ниләр бар икән? ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1653 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.12.2011 | Фикерләр (0)

 Выборнов Олег, 8А сыйныфы укучысы; фәнни җитәкче - Хөсниева Алинә Фирдәүс кызы, тәрбияче 
                                                                                               
         Г. Тукай бөтен тамырлары белән халык авыз иҗатына, борынгы татар әдәбиятына, аның эчтәлек, сюжет, форма, мотивларыннан үсеп чыга. Милләтнең җанын, рухын, теләк-омтылышын яхшырак аңлау өчен Г. Тукай халык авыз иҗатын җентекләп өйрәнә, фольклордан турыдан-туры файдаланып шактый гына шигъри әсәрләр иҗат итә.
      Шагыйрь киң күпчелеккә аңлаешлы әдәби тел тудырган чыганак итеп, беренче чи ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 2653 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.12.2011 | Фикерләр (0)