Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Февраль » 10

Борын-борын заманда,

Кап-кара бер урманда,
Яшәгән, ди, өч куян.
Аларның берсе - уңган,
Икенчесе – булмаган,
Өченчесе, әйтмәсәм дә,
Яхшы эшләр кылмаган.
Киткәннәр болар аланга
Тәмле үлән ашарга.
Барып җиткәч, ни күрсеннәр:
Алтын кишерләр үскән.
-Чын түгел бу, төш,- диеп,
Әйттеләр бер-берсенә.
Як-якларга карандылар,
Аптырашып калдылар.
Беренчесе китте, җыйды!
Икенчесе алып капты.
Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 1711 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 10.02.2012 | Фикерләр (1)

    Һәр төбәкнең, һәр шәһәрнең үзенә генә хас,үзенчәлекле, чит җирләргә баргач та горурланып сөйләрлек гыйлем йортлары, истәлекле урыннары була. Яр Чаллыда да андыйлар шактый күп. Ләкин минем шундый белем учакларының берсе – Татарстаныбызның төрле якларыннан килгән балаларга гыйлем орлыклары таратучы, сәнгатькә, спортка тартучы, шәкертләренә фән юлына фатиха бирүче 84 нче лицей-интернат – Гали Акыш исемендәге сәләтле балалар лицее турында сөйлисем килә.
    Әйткәнемчә, безнең белем йортына сәләтле балалар төрле яклардан җыелган. Ә сәләтле балаларны укытыр өчен талантлы укытучылар да, аларны җитәкләрлек гаять белемле, зыялы җитәкче һәм аның тупланган командасы- урынбасарлары булу шарт. Һәм нинди бәхет: лицеебызда болар бар! Гыйлем йортыбызны үз эшен яратып башкаручы зыялы кеше – Закиров Шамил Рәкыйпович җитәкли. Аның янында таянырлык урынбасарлары һәм, армый-талмый, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек белем-тәрбия бирүче укытучылар коллективы тупланган.
      Нинди генә чаралар, нинди генә бәйге, уеннар оештырылмый безнең белем ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 1524 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 10.02.2012 | Фикерләр (0)