Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Февраль » 29
Кичә, ягъни 28 нче февраль көнне, Сарман районы Җәлил бистәсендә Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә безнең лицейдан 8В сыйныфы укучысы Миннәхмәтова Сөмбел (укытучысы Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы) катнашты. Ул туган якны өйрәнү юнәлешендә уңышлы чыгыш ясап, "Халкым мирасы" номинациясендә җиңү яулады.
Сөмбелне hәм укытучысын әлеге уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1316 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

   Кыш! Нинди матур ел фасылы ул!
   Кышын бөтен җир ап-ак кар белән каплана... Нишләп кар ак икән?.. Ак төс җанны чистарта, күңелне күтәрә. Шуңа күрәдер, бик күп кеше кышны якын итә, ярата. Күңелем нечкә, җаным пакь булгангамы, мин дә кышны үз күрәм.
   Быел кыш озак көттермичә килде, кар ноябрь башында ук яуды... Ничек сагынып көттем мин карны!?. Ә беркөнне иртә торсам, бар дөнья ап-ак карга төренгән! Миңа канат үсте, җаным, күңелем сокланды. Мәктәптән кайтканда, сап-сары песнәкләрне күреп, тагын бер тапкыр ләззәтләндем, татлы хисләр кичердем.
   Минемчә, сабый күңеледәй ак кар гөнаһларны, кеше җанындагы караларны юып аладыр, акылны чистартадыр. Шуңа мин акка киенгән табигатьне күзәтергә, тузгыган, дулаган буранга карарга яратам. Буран - кеше йөрәгендәге хисләр өермәсен кузгатучы ул. Шушы матур сыйфатлары өчен дә яратам мин кышны!
   Кыш тәнебезне суыта, ләкин җаныбызны җылыта. Хәтта табигать тә шулай яраклашкан: ул үзенең үсемлекләрен, җәнлекләрен ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1442 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

Кыш аеның соңгы көне булгангамы, рәхәтләнеп, чаңгы, чана шуып, хозурланып калыгыз дигәндәй, бүген кар ишеп явыпмы-ява.
Редакциядә тупланган шигырьләрнең бер өлеше дә кыш аена багышланган. Укучыларыбызның күңеленнән ургып чыккан кышкы мәдхияләрен сез дә укып карагыз әле...  
 
Карлар, карлар...
Талгын гына ява ап-ак карлар,
Күбәләктәй уйнап очалар…
Туган ягын сагынган кошлардай,
Аклы-карлы җирне кочалар.
 
Талгын гына ява ап-ак карлар…
Үкенәме икән алар да?..
Саф елмаю, җылы караш өчен
Гомерләрен өзә кулларда…
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1361 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

Үтеп баручы февраль ае вакыйгаларга бай булды. 13-22 нче февраль көннәрендә лицейда татар теле hәм әдәбияты атналыгы узды. Атналык кысаларында төрле чаралар, ярышлар оештырылды. Шигырь бәйгесе үткәрелде.
5А hәм 5Б сыйныфы укучылары "Туган телем - иркә гөлем" дип аталган интеллектуаль уенда көч сынаштылар: белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. 5Б сыйныфы әлеге чарада җиңү яулады.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1792 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)