Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Декабрь » 01
      Борын-борын заманда, әле син карт булганда, яшәгән, ди,булган, ди, бер кеше. Ул кешенең исеме Сүз булган һәм аның Төркем дигән песие булган, ди. У вакытта әле кешеләр сөйләшә белмәгәннәр, алар кул хәрәкәтләре белән сөйләшкәннәр. Көннәрдән бер көнне бу кеше агач башына менгән дә шунда утыра икән. Шулвакыт урман эченнән бер кеше узып бара икән. Агач башындагы кешене күргәч, моннан:
      - Син анда нишлисен? – дип сораган.
      Теге моңа аңлашылмый торган телдә:
       - Сүзләр җыям, - дигән.
      Бу моны аңламагач:
      - Нәрсә-нәрсә? – дип сораган.
      Сүз аңа тагын: - Сүзләр җыям, ишетмисеңмени, сүзләр, - дигән.
      Теге кеше, Сүзне аңламагач, шул агачның башына менгән дә авызын ачып карап тора икән. Шуннан моның авызына сүзләр керә башлаган. Һәм Сүз аннан:
      - Нәрсә авызыңны ачтың? – дип сораган.
... Алга таба укырга »
Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 1857 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.12.2012 | Фикерләр (0)