Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Гыйнвар » 17
 Әти-әниләр һәрвакыт
Изге теләк телиләр:
- Юлда берүк карап йөр, - дип,
- Бездән киңәш шул, - диләр.

Юлда йөрү кагыйдәләрен
Өйрәтәләр мәктәптә.
Һәр бала шул өйрәткәнне
Үтәсен иде, әлбәттә.

Әнә яна кызыл ут:
"Чыкмый тор!" - ди ул безгә.
Яшел яна: "Әйдә чык,
Хәерле юллар сезгә!"

Билгеләрне танырга без
Һәрвакыт тырышабыз.
Машиналар белән дә без
Ерактан узышабыз.
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1136 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 17.01.2014 | Фикерләр (0)