Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2016 » Сентябрь » 20

      Җирдә бик күп төрле һөнәрләр бар. Шулар арасында  батыр йөрәкле һөнәр ияләре – янгын сүндерүчеләр.  Бу батыр кешеләр гади кешеләрне, хайваннарны бәла-казалардан коткаралар. Хәтта үзләренең гомерләрен кызганмыйча, утка керәләр. Янгын сүндерүчеләрнең бурычы – кеше гомерен саклап калу.

Минем абыем да янгын сүндерүче. Аның исеме Әнәс. Ул бик шаян һәм кызык, гади һәм гадел кеше. Мин беләм, әлеге һөнәр ияләре бик батыр, түзем, сәламәт булырга тиеш. Минем абыем да нәкъ шундый.

Тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, ул икеләнеп тормыйча, “тревога” буенча ярдәмгә ашыга. Әгәр янгын сүндерүчеләр икеләнеп торса, әкрен генә эшләсә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр ут астында калырга мөмкин.

Һәр көнне янгын сүндерүчеләр батырлык күрсәтәләр, авырлыклар алдында каушап-куркып калмыйлар. Минемчә, янгын сүндерүче – гади һөнәр түгел һәм һәркем әлеге хезмәтне башкара алмый.  Мин әлеге һөнәр ияләренең батырлыкларына сокланам, кыюлыкларыннан үрнәк алам.

... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 490 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.09.2016 | Фикерләр (0)

      Узган ялларда лицейда да сайлаулар узды. Лицейлылар спикер сайладылар. Иң күп тавыш җыеп, 7б сыйныфы укучысы Гатина Айсылу җиңү яулады. Ә 8б сыйныфы укучысы Харисова Мәдинә шәһәребезнең Укучылар Советында депутат буларак катнашачак.

Камилә ХӘКИМУЛЛИНА, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 471 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.09.2016 | Фикерләр (0)