Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2018 » Февраль » 15

Әти, әни, әткәй, әнкәй… Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине ашатып, эчертеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен кайгырган. Алар нәрсә генә эшләсәләр дә – барысы да синең өчен эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы, йолдызлар нуры да бар.

Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без аларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның ачулану сүзләре дә син яхшы булсын өчен генә әйтелә.

Күңелләребездән, күз алларыбыздан аларның нурлы йөзләре китмәсен иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын.

 

Камилә ХӘКИМУЛЛИНА, "Электрон матбугат" түгәрәге

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1137 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.02.2018 | Фикерләр (0)