Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Март » 30 » 4 НЧЕ РӘСӘЙКҮЛӘМ "МЕДИАПОКОРЕНИЕ ФЕСТИВАЛЕ"
20:43
4 НЧЕ РӘСӘЙКҮЛӘМ "МЕДИАПОКОРЕНИЕ ФЕСТИВАЛЕ"
       29 нчы март көнне КФУ ның Чаллыдагы филиалында 4 нче тапкыр Россиякүләм "МедиаПокорение" фестивале үтте. Фестивальдә катнашу өчен,  Россиянең 20 ләп төрле шәһәрләреннән 90 лап гариза кабул ителгән булган. Төрле номинацияләрдә 45 җиңүче билгеләнде.
     Фестиваль ачылгач, яшь журналистлар "Мәктәп сайтын ясауга 10 адым", "Мәктәп газеталары өчен дизайн", "Мәктәп радиосын ничек оештырырга?" һ.б. мастер-классларда белемнәрен күтәрделәр, тәҗрибә тупладылар. Мастер-класста катнашкан һәркемгә сертификатлар тапшырылды.
      Фестиваль янәдән актлар залында дәвам итте. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган укучыларны, мәктәп коллективларын сәхнәдә танылган журналистлар, журналистика белән бәйле шәхесләр тәбрикләде. Безнең лицейда 15 ел рәттән чыгучы "Илһам" газетасы "Иң яхшы мәктәп газетасы" номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызына "Балалар матбугатын үстерүгә керткән өлеше" өчен диплом тапшырылды.
      Фестиваль үтте... Аннан алган тәэсирләр әле озак кына дәвам итәр,  яңа талантларга да юл ачылыр... 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1006 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: