Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар архивы
« 1 2 ... 18 19 20 21 22 ... 24 25 »
      Туган тел... Күпме матурлык, сихрилек, күпме мәгънә салынган бу гади генә сүзләргә. Туган телем, татар телем! Син бит мине үстердең, тәрбияләдең. Юкка гына сине "анам сөйләп торган тел” дип атамаганнар. Татар телем! Нинди бөек син! Синең алда горур каһарманнар да баш иядер. Син шундый кадерле, изге бер хис.
     Туган тел - гөлләр бакчасындагы иң матуры, хуш ислеседер, мөгаен. Ләкин бу чәчәкне юкка чыгаручылар, тамырыннан өзеп ташларга теләүчеләр дә булды. Шулай да кешеләр күңелендәге туган тел- татар теленә карата булган мәхәббәт, хөрмәт бу гүзәл гөлне исән калдырды. Ләкин хәзерге көннәрдә татар теле гөленә шиңү куркынычы яный. Моңа яшь буынның безнең телебезгә битараф булуы төп сәбәп. Әлбәттә,  татар телен саклап калырга тырышкан әдипләребез булган, һәм алар хәзер дә бар. Шуларның иң күренеклесе, минемчә, Габдулла Тукай булган.
      Балачактан ук аның кем икәнлеген белеп үссәм дә, быел Г. Тукайның биографиясе белән тагын бер кат танышкач, аның шигырьләренә, чыннан да, зурлар күзе белән карагач, мин аның тормышын, хисләрен, уй- кичерешләрен, борчуларын аңладым. Г Тукайның күп кенә иҗатында туган илгә, туган телгә булган мәхәббәте күренә.
      Туган телем - Тукай теле булганга, үземнең татар м ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Сүз тәме | Карап алулар: 1335 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.06.2012 | Фикерләр (0)

       Укучылар, "Зирәк тиен" уенының нәтиҗәләрен әлеге сылтама буенча кереп карый аласыз:
                ”Зирәк тиен” нәтиҗәләре
 
       Безнең лицей буенча нәтиҗәләр "Татар сыйныфлары өчен" дип аталган файлның  623 нче битендә урнашкан.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 2286 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 23.05.2012 | Фикерләр (0)

                                                                      Без, кызлар, үзенчәлекле халык. Кечкенәдән үк көзге каршында матур күлмәкләр киеп бөтерелергә, гомумән, бераз үзебезне күрсәтеп, кыланып алырга яратабыз.
   Халыкта "Киеменә карап каршы ал, акылына карап озат" дигән гыйбарә яши. Ләкин, кызганыч, күп очракта без кешенең күзләренә, күңеленә түгел, ә киеменә карыйбыз hәм үзебез дә сизмәстән, соңгы мода панцирга төрелгән кием астында үзебезнең чын йөзебезне югалтабыз.
          Әйе, милли йөзебезне чагылдырган киемнәр юкка чыга бара. Вакыты белән без яхшы әйбергә тиешле бәяне дә бирмибез, ахрысы. Гади, гәүдәгә килешле булган киемнәрне читкә алып куеп, очр ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Көзге каршында | Карап алулар: 2607 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.05.2012 | Фикерләр (0)

         16 нчы май көнне "Чишмә” халыклар дуслыгы йортында шәһәребездә инде бишенче тапкыр уздырылучы "Кол Шәриф оныклары” бәйгесенең финал уены булды. Аны "Сәләт-Чаллы” яшьләр оешмасы вәкилләре Кол Шәриф мәчете, Яр Чаллы мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрә. Бәйгенең төп максаты – яшь буынны зыялы, гайрәтле һәм иң мөһиме – рухи яктан бай итеп тәрбияләү.
         Быелгы бәйгенең сайлап алу турында 300гә якын укучы катнашты. Егетләр ике ай дәвамында әхлакый, интеллектуаль, иҗади биремнәр башкардылар, спортта үзләрен сынадылар. Финалистлар исә Казанга сәяхәт итеп, Җәүдәт Сөләйманов, Фаяз Хуҗин кебек зур академиклар һәм дин галиме, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс белән очраштылар. Шулай ук КФУның Чаллы филиалына (элекке ИНЭКА) экскурсиягә барып, автомобильнең үзенчәлекләре белән таныштылар.
         Суперфиналга алты егет үтте, алар арасында дүртесе – Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат укучылары. Радик Гафиатуллин "Иң милли җанлы онык”, Раил Сәхәбиев "Иң әдәпле онык”, Илдар Котдусо ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1439 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 17.05.2012 | Фикерләр (0)

         Тау астындагы куе урманлы, зәңгәр инешле, киң урамлы, үзара дустанә мөнәсәбәттә булган халыклы зур булмаган авылда дөньяга беренче авазымны салдым. Татар авылыннан hәм татар милләтеннән мин.
         Безнең татар милләтеннән чыккан, халкыбызның йөзек кашы булган бик сәләтле шагыйрьләрен, язучыларын, җырчыларын hәм бүтән төрле hөнәр ияләрен санап китәргә була. Алар безнең халкыбызның биек үрләр яулавын hәм укымышлы, алга киткән халык булуыбызны раслый.
        Татар халкы – бик тә тырыш, уңган халык. Минем бер генә мисал китереп үтәсем килә. Шул ук кечкенә татар авылын күз алдына китерик. Игътибар иткәнегез бармы икән, нинди матур, күркәм безнең татар авыллары. Берсеннән-берсе матур, җыйнак, пөхтә булган кечкенә йортлар, аларны нинди генә төсләргә буямыйлар. Ул тәрәзә өрлекләре, капкалар, коймаларга нинди генә бизәкләр кунмаган: аккошлар, күгәрченнәр, чәчәкләр дисеңме, аларны бит hәр авылның үз остасы алтын куллары белән барлык йөрәк җылысын өреп ясый. Бер бизәк беркайчан да икенчесенә охшамаган булыр. Авыл уртасында ераклардан күренеп мәчет балкый, бар киңлеккә ише ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1351 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 13.05.2012 | Фикерләр (1)

«Сугыш» сүзе - кайгы, күз яше ул,
Җирдә булган бөтен нәрсәгә
Аямыйча өрә утлы сулыш,
Әйләндерә кара күмергә.
 
Сугыш үзе шундый авыр булган,
Күпме кеше киткән сугышка,
Күпмесенә сугыш яра салган,
Ә күпмесе кире кайтмаган.
 
Күңелләрдә халкым батырлыгы
Якты хәтер булып саклана.
Безнең буын балалары
Алар батырлыгына соклана.
 
«Сугыш» сүзе шундый авыр…
Ветераннар уйга калганнар…
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1227 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 09.05.2012 | Фикерләр (0)

      hәр ел саен ямьле яз аенда уку-фән өлкәсендә, иҗатта, олимп (спортта), ихлас (шәфкатьлелек) юнәлешләрендә лидерлыкны саклап килүче укучыларны, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән укытучыларны билгеләп-бүләкләп үтү лицейда матур бер традициягә әверелде. Бүген дә әнә шул традициянең дәвамы - лицей тарихына "Сәләтлеләр парады -2012" кереп калды.
     
 
 
 
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1095 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.05.2012 | Фикерләр (0)

      Кичә "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында «Татар кызы – таң йолдызы-2012» регионара бәйгесенең финалы үтте. Финалга чыккан кызлар төрле яклап үз осталыкларын тамашачыларга күрсәттеләр.
      Мөхтәрәм жюри кызлар арасыннан иң-иңнәрне сайлап, түбәндәге урыннарны билгеләде:
      1 урын - Кәримова Фәридә (52 нче мәктәп)
      2 урын - Жаркова Алия ("Чакматаш" балалар иҗат үзәге)
                   Гайнетдинова Алсу (Яңа бистәсе)
      3 урын - Мирханова Алсу (18 нче лицей)
                   Абзалова Алсу (60 нчы мәктәп)
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1178 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.04.2012 | Фикерләр (0)

 
                                                                                           Шәҗәрә ул - үткәннәрдән
                                                                                          Киләчәккә тәрәзә.
                                 & ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 8044 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 22.04.2012 | Фикерләр (0)

Дуслык - дөньяда иң кирәкле төшенчәләрнең берсе ул. Минем уйлавымча, дуслары булган кеше бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, ди татар халык мәкале. Дөрестән дә, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык - бөек нәрсә. Чын дуслыкны тапсаң, аны югалтмаска кирәк. Дусларны аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлыйлар. Чын дус нинди хәлдә дә ярдәм итәргә җан атып торучы, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашучы булсын.
Дуслык хисе кешеләр белән кешеләр арасында гына түгел, кешеләр hәм хайваннар арасында да була ала. Якын дустын югалтучы этләрнең хуҗасына гомер буе тугры калуына күп очраклар билгеле.
Чын дуслык ул кечкенәдән башлана. Минемчә, чын дуслар күп булмый ул. Минем иң якын дустым - Алия. Төрле җирләрдә яшәсәк тә без гел аралашабыз. Я хат язышабыз, я телефоннан сөйләшәбез, уртак серләребез дә бар. Безнең беренче танышуыбыз икенче сыйныфта укыганда булды. Шуннан бирле дуслыгыбыз дәвам итә. Миңа аның тырышып укуы, кешелекле, яхшы күңелле, акыллы булуы ошый. Мин шундый дустым булуына шат.
 
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 6278 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.04.2012 | Фикерләр (0)