Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар архивы
« 1 2 ... 19 20 21 22 23 24 25 »
Менә инде яз да җитте,
Кошлар сайрый урманда.
Беренче гөрләвекләр дә
Урам буенча ага.
 
Яз җиткәч бөтен дөнья
Уянып киткән сыман.
Аюлар да, керпеләр дә
Кышкы йокыдан чыккан.
 
Сандугач сайрый агачта.
Нинди рәхәт, саф hава!
Балалар чыккан урамга
Яз белән шатланырга.
 
                                 &nbs ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1076 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.04.2012 | Фикерләр (0)

Кешеләргә табигать тарафыннан бик матур сәләт бирелгән: хыяллана белү сәләте ул. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, аның тормышы hәм яшәеше күпкә кызыксыз булыр иде.
Кеше иң элек иртәгәсе көннең бүгенгедән әйбәтрәк булуы турында, аны тагын да матуррак, кызыклырак hәм бәхетлерәк итү турында хыяллана.
"Алтын балдак" әкиятендәге кебек тылсымлы балдагым булса, тир түгеп, көнне-төнгә ялгап эшләп тә очын-очка көчкә ялгап көчкә яшәгән кешеләргә ярдәм итәр идем. Әйтик, бик яхшы укыган, сәләтле, зиhенле бала, гаиләсенең акчасы булмау сәбәпле, югары уку йортына укырга керә алмый. hәр балага белем алырга мөмкинлек булсын өчен, түләүсез укулар, hәр гаиләнең тору урыны - фатиры, ашарга ризыгын булдыру турында уйлар идем мин.
       Ә иң зур хыялым әти-әнием сәламәт булып, озын-озак яшәсеннәр иде.
       Табигатьнең иң матур җиренә бизәкле йорт салдырыр идем. Аның тирә-ягы агачлык hәм чәчәкләрдән торыр. Матур тавышлы кош ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1594 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.04.2012 | Фикерләр (1)

ӘНИЕМ БӘЛЕШЕ
 
Минем әни тәмле итеп,
Бәлеш пешерә белә.
Шул бәлеш исләре бик тиз
Борынга безнең керә.
 
Күрше кызы Әминә дә
Бу исне сизеп алган.
Бәлеш ашыйсы килеп ул
Бик тә кызыгып калган.
Минем әни тәмле итеп
Бәлеш пешерә белә.
Шул бәлеш пешергән көнне
Безгә Әминә керә!
                        &nbs ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1272 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 14.04.2012 | Фикерләр (0)

     Халкыбызның тарихына, мирасына карата кызыксыну уяту, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм алар белән алга таба да эшләү максатыннан чыгып, "Сәләт-Чаллы", "Яшүсмер" өстәмә белем бирү берләшмәсе hәм "Көмеш кыңгырау" газетасы "Халкым өчен мин нәрсә эшләр идем?" дигән темага иншалар бәйгесе үткәрә.
     Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары үз эшләре белән катнаша ала.
     Язмаларда тема ачып салынган булырга, укучының үз фикере тоемланырга, әлеге проблеманы хәл итүдә авторның яңа иҗади карашы булырга тиеш. 
    Язмаларның күләме 2-3 бит.
    Иншалар nurihlas@mail.ru электрон адресына 10 апрельгә кадәр кабул ителә.
 
    Чыганак: sarvarova.ucoz.ru
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 1263 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 30.03.2012 | Фикерләр (0)

      Бүген лицейда республикакүләм "Сәләтле" бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче турында катнашу өчен, республикабызның төрле шәhәр-районнарыннан 300 дән артык гариза кабул ителгән иде. Республикабызның төрле почмакларыннан иң сәләтле укучылар бүген безгә җыелды. Укучылар гуманитар hәм төгәл фәннәр буенча үзара көч сынаштылар.    Бәйгенең икенче турына иң күп балл җыйган укучылар гына чакырылды. Икенче турда катнашучылар компьютер янында сынау уздылар. Ике тур буенча да югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар җиңүче дип табылды.
     Җиңүчеләргә -  дипломнар, барлык катнашкан укучыларга да сертификатлар тапшырылды.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 980 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 28.03.2012 | Фикерләр (0)

      Кичә КФУның Яр Чаллы филиалында II Бөтенрәсәй "МедиаПокорение" фестивале үтте. Фестивальдә балалар, яшүсмерләр hәм яшьләр өчен басылучы массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
      Фестивальдә катнашу өчен, Җир шарының төрле почмакларыннан 250дән артык гариза кабул ителгән. Хәтта Украина белән Сербиядән дә катнашучылар бар иде.
      Фестивальдә катнашучыларга "Верстка hәм дизайн", "Мин сезгә радио турында сөйлим", "Заманча телевидение", "Ничек яхшы текст язарга?", "Уңышлы интернет-сайт ясауга ун адым", "Мәктәп газеталары җитәкчеләре өчен мастер-класс" h.б. кызыклы темаларга оештырылган мастер-классларны сайлап алып карау мөмкинчелеге тудырылды. Мастер-класс караган hәркемгә сертификатлар тапшырылды.
      Фестиваль барышында "Иң яхшы дизайн", "Иң яхшы сайт", "Иң яхшы мәктәп газетасы", "Иң әйбәт тапшыру", "Иң яхшы яшьләр өчен газета" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1162 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 24.03.2012 | Фикерләр (0)

     Сораштырып карыйм, яшьтәшләрем арасында мөмкинлеклэре чикләнгән балалар белән аралашып, дуслашып үскән кеше юк икән.
     Минем кунакка кайтуымны сагынып көтеп торучы Фоат абыем бар. Укый-яза да белми. Шулай булса да, дәфтәр тутырып, «үзенчә» хат язып куя. Без кайтуга куанганын курсәң, күзләргә яшь тыгыла. Ул да бит безнең белән йөгереп уйнар иде дип уйлыйсың.
     Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр безнең арада яшиләр, аларның авыруларын җиңәргә тырышуларына, рухи яктан көчле булуларына сокланып карыйсың. Күпчелек гарипләргә, актив тормыш алып бару өчен, физик һәм психологик киртәләрне җиңеп чыгарга туры килә. Йөрүе авыр булганнарга җәмәгать транспортына эләгү мөмкинлеге юк, кайбер очракларда хәтта алар өйләреннән дә чыга алмыйлар.
     Минем әнием социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшли. Мәктәптән кайтканда, еш кына әнием янына керәм. Үзәктә эшләүче яшь абый-апаларны ( институт бетереп килгән) куреп, аларны бирегә нәрсә китерде икән дигән сорауга жавап табарга тырыша ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Мәрхәмәтле бул, Кеше туганым! | Карап алулар: 1242 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.03.2012 | Фикерләр (0)

Әбиемне яратам,
Җылы кулын сагынам.
Аның ап-ак чәчләрен,
Моңсу яшькелт күзләрен
Яратам мин, яратам.
 
Көн-төн буе утырыр ул
Оек бәйләп оныкка.
Ай нурларын сипкәндә
Күзен алмас бит бер дә.
 
Без кайтуга пешерер ул
Тәмле ризык, куяр чәй.
Ашагыз, ашагыз, - дип,
Кыстар безне әбекәй.
 
                          Ильвина ӘХТӘМОВА, 5Б с ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1141 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.03.2012 | Фикерләр (0)

     Мин, Мөлекова Илүзә, бу шәҗәрәне әнием белән Габдулла бабам язып калдырган «Тарихи сәхифәләр” дигән истәлекләргә таянып яздым.
     Үзәге Уфа губернасы Минзәлә өязе Абдул волосы Абдулла авылында безнең нәселнең 7-8 буыны яшәгән. Туктамыш бабай 66 яшендә 1818 нче елда вафат булган. Гаиләсендә күпме кеше булуы билгеле түгел, кече улы Зәйнәгетдин 1780 нче еллар тирәсендә туган hәм 62 яшенә кадәр яшәгән. Ул заманда бераз мал асрау, җирне агач сука белән эшкәртеп, кул белән чәчеп иген иккәннәр.
     Сәйфетдин бабай 1870 нче елда 68 яшендә вафат булган. Гомеренең соңгы елларында крепостнойлык бетерелсә дә, боярларга бәйле булып яшәгәннәр.
     Сәйфетдин бабайның улы Сәйфелмөлек 1830 нчы елда туган hәм 50 яшенә кадәр ата-бабасы яшәгән Абдулла авылында торган. 1880 нче елда хәзерге Ташкичү авылы (Тукай районы) урынына күчеп килгәннәр. Яңа җиргә күчеп килүчеләргә бик күп урман кисеп йорт-куралты төзергә туры килгән.
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1239 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.03.2012 | Фикерләр (0)

    Хөрмәтле укытучыларыбызны, техник хезмәткәрләрне  hәм туташларны язның гүзәл бәйрәме - 8 Март белән котлыйбыз!
   Сезгә сәламәтлек, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, хыялларыгызның тормышка ашуын - канатлы булуын телибез. Йөзләрегездән елмаю бервакытта да китмәсен, hәрбер туар таңга сөенеп, куанып яшәргә язсын!
   Бәйрәм белән!
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1396 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.03.2012 | Фикерләр (0)