Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар архивы
« 1 2 ... 20 21 22 23 24 25 »
     Бүген М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә "Гасыр өмете-2012" шәhәркүләм портфолио бәйгесенең финалы үтте. Искәртеп китик: бәйгенең беренче этабында 60 кеше катнашып, шуларның 19 ы финалга чыккан иде.
     Безнең лицейдан әлеге бәйгедә 5 укучы - Галимова Әдилә, Закирова Гүзәл, Закиров Алмаз, Ханова Айгөл, Шамгунова Илүзә - катнаштылар. 9А сыйныфыннан Галимова Әдилә, Закирова Гүзәл hәм 6В сыйныфы укучысы Закиров Алмазга финалга чыгу бәхете елмайды. Алай гына да түгел, апалы-энеле Закировлар номинацияләрдә җиңү яуладылар, ә Галимова Әдилә бәйгенең иң зур бүләгенә -  Гран-прига лаек булды.
     Уңышларыгыз белән ихластан котлыйбыз, афәрин!
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1122 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.03.2012 | Фикерләр (0)

                                                                                
        1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үткән "Уйлар... каләм hәм кәгазь" исемле шәһәркүләм бәйгедән 7Б сыйныфы укучылары шатланып кайтты. 17 команда арасыннан Әюпова Азилә, Вәлеева Алина, Гәрәев Райнур, Мортазина Сөмбел, Шәмсетдинова Альбина, Яруллин Илгиз кебек алдынгы укучыларыбыздан торучы лицейның "Яңа буын" командасы III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1144 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.03.2012 | Фикерләр (0)

       Рәсәй беренчелегенә Уфада "Татарча көрәш" буенча   узган ярыштан лицеебызның 10 нчы сыйныф укучысы Нәҗмиев Азат зур җиңү белән кайтты. Егетебез  60 кг авырлыктагы 15-17 яшьлек егетләр hәм кызлар арасында үткән әлеге ярышта I урынга лаек булды. Азатны бу зур җиңүе белән котлыйбыз! Алдагы көннәрендә дә исән-сау булып, куйган максатларына ирешүен телибез.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1058 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.03.2012 | Фикерләр (0)

ТР Мәгариф hәм фән министрлыгы, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр институты белән бергә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта 28 нче март көнне «Сәләтле” республикакүләм бәйге оештырыла. 
Бәйгедә  6-9 нчы сыйныф укучылары катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны 15 нче мартка кадәр http://licey84.ru/seletle/ сайтында теркәргә кирәк.
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 1174 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.03.2012 | Фикерләр (0)

Кичә, ягъни 28 нче февраль көнне, Сарман районы Җәлил бистәсендә Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә безнең лицейдан 8В сыйныфы укучысы Миннәхмәтова Сөмбел (укытучысы Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы) катнашты. Ул туган якны өйрәнү юнәлешендә уңышлы чыгыш ясап, "Халкым мирасы" номинациясендә җиңү яулады.
Сөмбелне hәм укытучысын әлеге уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1234 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

   Кыш! Нинди матур ел фасылы ул!
   Кышын бөтен җир ап-ак кар белән каплана... Нишләп кар ак икән?.. Ак төс җанны чистарта, күңелне күтәрә. Шуңа күрәдер, бик күп кеше кышны якын итә, ярата. Күңелем нечкә, җаным пакь булгангамы, мин дә кышны үз күрәм.
   Быел кыш озак көттермичә килде, кар ноябрь башында ук яуды... Ничек сагынып көттем мин карны!?. Ә беркөнне иртә торсам, бар дөнья ап-ак карга төренгән! Миңа канат үсте, җаным, күңелем сокланды. Мәктәптән кайтканда, сап-сары песнәкләрне күреп, тагын бер тапкыр ләззәтләндем, татлы хисләр кичердем.
   Минемчә, сабый күңеледәй ак кар гөнаһларны, кеше җанындагы караларны юып аладыр, акылны чистартадыр. Шуңа мин акка киенгән табигатьне күзәтергә, тузгыган, дулаган буранга карарга яратам. Буран - кеше йөрәгендәге хисләр өермәсен кузгатучы ул. Шушы матур сыйфатлары өчен дә яратам мин кышны!
   Кыш тәнебезне суыта, ләкин җаныбызны җылыта. Хәтта табигать тә шулай яраклашкан: ул үзенең үсемлекләрен, җәнлекләрен ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1347 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

Кыш аеның соңгы көне булгангамы, рәхәтләнеп, чаңгы, чана шуып, хозурланып калыгыз дигәндәй, бүген кар ишеп явыпмы-ява.
Редакциядә тупланган шигырьләрнең бер өлеше дә кыш аена багышланган. Укучыларыбызның күңеленнән ургып чыккан кышкы мәдхияләрен сез дә укып карагыз әле...  
 
Карлар, карлар...
Талгын гына ява ап-ак карлар,
Күбәләктәй уйнап очалар…
Туган ягын сагынган кошлардай,
Аклы-карлы җирне кочалар.
 
Талгын гына ява ап-ак карлар…
Үкенәме икән алар да?..
Саф елмаю, җылы караш өчен
Гомерләрен өзә кулларда…
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1258 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

Үтеп баручы февраль ае вакыйгаларга бай булды. 13-22 нче февраль көннәрендә лицейда татар теле hәм әдәбияты атналыгы узды. Атналык кысаларында төрле чаралар, ярышлар оештырылды. Шигырь бәйгесе үткәрелде.
5А hәм 5Б сыйныфы укучылары "Туган телем - иркә гөлем" дип аталган интеллектуаль уенда көч сынаштылар: белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. 5Б сыйныфы әлеге чарада җиңү яулады.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1616 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

Борын-борын заманда,

Кап-кара бер урманда,
Яшәгән, ди, өч куян.
Аларның берсе - уңган,
Икенчесе – булмаган,
Өченчесе, әйтмәсәм дә,
Яхшы эшләр кылмаган.
Киткәннәр болар аланга
Тәмле үлән ашарга.
Барып җиткәч, ни күрсеннәр:
Алтын кишерләр үскән.
-Чын түгел бу, төш,- диеп,
Әйттеләр бер-берсенә.
Як-якларга карандылар,
Аптырашып калдылар.
Беренчесе китте, җыйды!
Икенчесе алып капты.
Сәхифә: Әкият сөйлим Сезгә... | Карап алулар: 1618 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 10.02.2012 | Фикерләр (1)

    Һәр төбәкнең, һәр шәһәрнең үзенә генә хас,үзенчәлекле, чит җирләргә баргач та горурланып сөйләрлек гыйлем йортлары, истәлекле урыннары була. Яр Чаллыда да андыйлар шактый күп. Ләкин минем шундый белем учакларының берсе – Татарстаныбызның төрле якларыннан килгән балаларга гыйлем орлыклары таратучы, сәнгатькә, спортка тартучы, шәкертләренә фән юлына фатиха бирүче 84 нче лицей-интернат – Гали Акыш исемендәге сәләтле балалар лицее турында сөйлисем килә.
    Әйткәнемчә, безнең белем йортына сәләтле балалар төрле яклардан җыелган. Ә сәләтле балаларны укытыр өчен талантлы укытучылар да, аларны җитәкләрлек гаять белемле, зыялы җитәкче һәм аның тупланган командасы- урынбасарлары булу шарт. Һәм нинди бәхет: лицеебызда болар бар! Гыйлем йортыбызны үз эшен яратып башкаручы зыялы кеше – Закиров Шамил Рәкыйпович җитәкли. Аның янында таянырлык урынбасарлары һәм, армый-талмый, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек белем-тәрбия бирүче укытучылар коллективы тупланган.
      Нинди генә чаралар, нинди генә бәйге, уеннар оештырылмый безнең белем ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 1441 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 10.02.2012 | Фикерләр (0)