Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар архивы
« 1 2 ... 21 22 23 24 25 »
       
,,Айдар Хәлим –кем?” – дисәгез,
Аңлатам читкә китми...
Шагыйрь дә ул, прозаик та.
Тәнкыйтьне дә чит итми.
 
Айдар абый булган бит ул!
Өлгерә ул һәр эшкә.
Шигырь серен аңлатты ул
Шулай безгә дәрестә...
 
Шигырь ямен, гүзәллеген
Күрегез күзләр белән,
Сүзләренең тәмен татып,
Аңлагыз йөрәк белән.
 
Күңелеңнең кыңгыравын
Чыңлатса әгәр шигырь...
Ишет син аны: аһәңен,
Моңын той, аның көен...
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1620 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.01.2012 | Фикерләр (0)

Шигырь язучы кызларыбыз белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге кунагыбыз Азнакай ягыннан, 9 нчы сыйныф укучысы Рәзилә ЛОТФУЛЛИНА. Ул да "Сәйлән" шигырь түгәрәгенә йөри. Киләчәктә үзенең китабын бастыру хыялы белән яна.
 
Татарча сөйләшик
Әтием, әнием татарча сөйләшә,
Әбием, бабаем татарча гөрләшә.
Татарча сөйләшү электән килгән ул,
Аллаһы бу телне безгә дип биргән ул.
Татарча сөйләргә, син, һич курыкма!
Үз татар телеңне, син,бер дә онытма!
Телне саклау, үстерү – ул бездән тора,
Әйдәгез, алайса, сөйләшик татарча!
 
Кышкы урман
Сәхифә: Таныш булыйк | Карап алулар: 1274 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.01.2012 | Фикерләр (0)

    Хөрмәтле укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр!
   Сезне барыгызны да Җиребезгә аяк атлаган яңа 2012 нче ел белән котлыйбыз. Яңа ел hәркайсыбызга бары тик шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар алып килсен. Тормышыбызда бу ел үзенең  якты хатирәләре, күңелле мизгелләре белән урын алсын. Җиребез тыныч, офыкларыбыз аяз булсын. hәрбарчабызны саулык-сәламәтлек ташламасын, йортларыбыз ишекләрен кайгы җиле какмасын. Гаиләләребездә сөенеп, муллык-бәрәкәттә яшәргә язсын.
   
 
 
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1195 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.01.2012 | Фикерләр (0)

АЙДАР АБЫЙ ХӘЛИМГӘ
 
                                  hәрбер чорның үз әдибе, үз галиме...
                                  Кешеләргә бәя бирә гамәлләре.
                                  hәр заманның инсанына үз таләбе,
                                  Шагыйрьләрнең төп коралы  каләмнәре!
 
                    &nb ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1235 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 31.12.2011 | Фикерләр (0)

    Айдар Хәлимнең китаплары, мәкаләләре белән күптән танышып килсәм дә, аның белән беренче тапкыр якыннан утырып сөйләшүем, кызы Кадриянең лицейга укырга килүе белән бәйле булды. Очрашу вакытында аның кызыклы әңгәмәдәш, тормышның төрле сынауларын үткән шәхес hәм, ниhаять, яраткан әти кеше булуын күрдем. Сөйләшү вакытында Айдар абый бүгенге тәрбиянең әhәмиятлелегенә басым ясап, үз ягыннан ярдәмен тәкъдим итте. Шул вакыттан безнең даими хезмәттәшлек башланып китте.
    Бераздан Айдар Хәлим үз тәкъдиме белән балалар өчен берничә сыйныфтан тыш чара үткәрде. Әйтик, музыка дәресе буенча үткәрелгән дәрестән тыш чарасын мин үзем дә карадым. Айдар абыйның матур итеп гармунда моңлы көй башкарганы әле дә балаларның күңелендә саклана дип уйлыйм. Чара дәвамында ул балаларга музыканы үзе ничек тойганын, ничек аңлаганын сөйләде, төрле кызыклы фактлар белән таныштырды.
    Соңрак лицейда ел саен  үткәрелгән "Әтиләр конференция"сендә укучыларның әтил ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Юбилей уңаеннан | Карап алулар: 1196 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 31.12.2011 | Фикерләр (0)

Яңа ел уңаеннан үткәрелгән конкурста катнашучы сыйныфлар үзләре ясаган кар сыннарын тәкъдим иттеләр. Төрле әкият, мультфильм геройлары лицей ишегалдына кунакка килгәннәр. Тик кызганыч, бу кунаклар арасында татар әкиятләре, мультфильм геройлары юк... Киләсе Яңа елларны каршылаганда, алар да булса иде дигән теләктә калабыз.
 
 
 
 
Сәхифә: Күргәзмә залында | Карап алулар: 1181 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 30.12.2011 | Фикерләр (0)

Ап-ак кыш аенда иң күңелле бәйрәм - Яңа ел бәйрәме була. Без, балалар, бу бәйрәмне бик көтеп алабыз. Чөнки кечкенәдән яраткан Кыш бабай, Кар кызы үзләренең яшел чыршылары, бүләкләре белән безне шатландыралар.
Яңа елда кешеләр күп шатлыклар, сөенечләр булсын дип телиләр. Мин үзем Яңа елны әти-әнием, сеңлем, туганнарым белән каршылыйм. Бик күңелле hәм матур гына уздырабыз иске елны.
hәрбер кеше киләсе елга үзенә, якыннарына матур теләкләр тели. Мин дә Яңа ел тынычлык, муллык, сәламәтлек hәм зур уңышлар елы булсын иде диям. Гаиләмне үземнең тырышып укуым, яхшы тәртибем белән сөендерсәм иде дип телим. Безнең янда яхшы кешеләр генә булсын. Көтелмәгән ачышлар. яңа уңышлар алып килсен ак карлы кышның бәйрәме. Балалар hәммәсе сөенеп, Аллага шөкер, теләкләрем кабул булыр дип, Яңа елга аяк бассыннар. Теләкләрем кабул булсын иде.
 
                                    ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1355 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.12.2011 | Фикерләр (0)

      Язучы Айдар Хәлим - минем әтием. Бу горурлык та hәм минем өчен зур җаваплылык та. Ул кеше буларак миңа бик кадерле. Аның төп өч сыйфатын гомумиләштерә торган бер сыйфат бар - ул да булса намуслылык, кешене рәнҗетмәү, кешене куандырып яшәү. Үзенең таләпчәнлеге аркасында ул каты бәгырьле кеше кебек тоела. Ләкин бу hич тә алай түгел. Ул бик тә йомшак, нечкә күңелле кеше. Әгәр дә ул берәрсен ниндидер катырак әйткән сүз белән рәнҗеттем дип уйласа, төннәр буе йоклый алмый. Ул кешене кызганып, күзенә яшь бәреп чыга. Аның кара төндә сикереп торып, ул кешегә шалтыратуы, еракта булса хат язуы мөмкин. Әгәр дә мондый чаралары булмаса, шул кешенең өенә барып гафу үтенүе мөмкин.
      Башта мин әтинең өч сыйфаты турында әйтеп киткән идем, хәзер шуларга килик.
      Беренчесе. Ул табигать кебек гади hәм катлаулы. Әтием табигатьне шулкадәр сөя, торгач та беренче эш итеп, тәрәзәгә карый hәм Хәсән Туфанча әйтеп куя:
               - Тышта ниләр бар икән? ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1428 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.12.2011 | Фикерләр (0)

 Выборнов Олег, 8А сыйныфы укучысы; фәнни җитәкче - Хөсниева Алинә Фирдәүс кызы, тәрбияче 
                                                                                               
         Г. Тукай бөтен тамырлары белән халык авыз иҗатына, борынгы татар әдәбиятына, аның эчтәлек, сюжет, форма, мотивларыннан үсеп чыга. Милләтнең җанын, рухын, теләк-омтылышын яхшырак аңлау өчен Г. Тукай халык авыз иҗатын җентекләп өйрәнә, фольклордан турыдан-туры файдаланып шактый гына шигъри әсәрләр иҗат итә.
      Шагыйрь киң күпчелеккә аңлаешлы әдәби тел тудырган чыганак итеп, беренче чи ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 2321 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.12.2011 | Фикерләр (0)

Беркөнне бабай белән бала балыкка баралар. Барганда бәхәсләшәләр. Бабай:
- Балыкта беренчелекне беркемгә бирмим.
Бала:
- Булдыралмассың, бабай.
Бардылар болар.
Беренче балык баланыкы булды...
Балыкта байтак булдылар болар.
Бабайның балыгы - бишәү булды, баланыкы - берәү.
Бабай беренче булды.
             
                                                         Адилә РӘХИ ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1312 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 24.12.2011 | Фикерләр (0)