Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар архивы
« 1 2 ... 22 23 24 25 »

       КФУның Яр Чаллы филиалында биология буенча узган брейн-рингта катнашып,  лицейның "Аккошлар" командасы II урынга лаек булды.  Команданы әзерләүче биология укытучысы Зарифа Локман кызы Пономареваны hәм укучыларны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да яңа үрләр яулауларын телибез.   

Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1067 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 24.12.2011 | Фикерләр (0)

          Лицеебызда шактый еллар шигырь язучылар өчен "Сәйлән" исемле әдәби түгәрәк эшләп килә. Түгәрәкне шәhәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, галимә Рәзинә Мөхияр җитәкли. Ул үз шәкертләренә салынган шигырь орлыгын чәчәк аттыручы остаз. Ел саен түгәрәктә яңа исемнәр - яңадан-яңа сәйләннәр барлыкка килә. Сезне дә өр-яңа сәйләннәребез иҗаты белән таныштырыйк әле. Рәхим итеп укыгыз.
 
             Кояш
Кояш безгә hәр иртә,
Үз яктысын өләшә.
Безгә матур елмаеп,
Татлы итеп уята.
 
Кояш әгәр чыкмаса,
Күк бик ямансулана.
Күңелне дә әллә ни
Караңгы болыт сыра.
 
Кояш күрсә hәр бала,
"Кояш" диеп елмая.
Кояшсыз бит табигать -
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1228 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.12.2011 | Фикерләр (0)

   Узган атнаның пәнҗешәмбесендә, ягъни 15 нче декабрь көнне, шәhәребездә узып баручы Габдулла Тукай елына йомгак ясалды. Шул уңайдан шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу оештырылды. Әлеге тантаналы чарада җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, укытучылар, студентлар hәм укучылар катнашты.
    Ә кич белән 1 нче санлы шәhәр балалар hәм яшьләр иҗат сараенда "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре" дип аталган әдәби кичә булды. Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраhимов та катнашты.
      Габдулла Тукай елында белем hәм тәрбия бирү өлкәсендә Г.Тукай шәхесен, иҗатын калку чагылдырган төрле чаралар оештыруда актив катнашкан белем бирү учреждениеләренә шәhәр мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат та Рәхмәт хатына лаек булды.
      Кичәне төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларның чыгышлары ямьләндерде. "Сандугач" курайчылар ансамбле, "Сөмбел" төркеме чы ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1132 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 18.12.2011 | Фикерләр (0)

      Россия Федерациясе Президентының 1998 нче елның 30 нчы гыйнварында чыккан №120 санлы карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 нче ноябрь көненә туры килде.                                             Редакция коллективы барлык әниләрне, укытучыларыбызны, тәрбияче апаларны, техник хезмәткәрләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котлый! Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Балаларыгызның куанычларын күреп, сөенеп-шатланып, озак еллар матур итеп яшәргә язсын. Барыгызны да бәйрәм белән!
 
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1332 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.11.2011 | Фикерләр (0)

     Абдуллин Динар Фәнис улы, 8А сыйныфы укучысы; фәнни җитәкче - Кашапова Гөлнара Рәшит кызы, тәрбияче.
      Әдәбиятыбызның мөстәкыйль бер тармагы булган татар балалар әдәбияты XIX йөзнең икенче яртысында формалашып, ХХ йөз башында зур үсеш чоры кичерә. Әлеге юнәлештә Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт һ.б. күп кенә әдипләр көч куялар. Шулай да, татар балалары поэзиясенең чын мәгънәсендә профессиональ үсеш алуы, иң беренче чиратта, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Ул балалар әдәбиятын бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган темалар белән баета, башка күп кенә әдипләргә юнәлеш бирә. Шуңа да аның бу өлкәдәге эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү әһәмиятле дип саныйбыз. Шуннан чыгып, без фәнни эшебезнең темасын "Г.Тукайның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге” дип билгеләдек һәм үз алдыбызга Г.Тукайның татар балалар әдәбиятын торгызудагы ролен ачыклауны максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
          - Г.Тукайның тормыш юлын ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 3457 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.11.2011 | Фикерләр (0)

          Әни... Нинди олы сүз! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә тапкыр әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип әйттеңме, син инде көчле дә, бәхетле дә.                                                     Һәр кешене җир йөзенә әни тудыра. Димәк, балага иң якын кеше, әлбәттә, әни. Ул баласын тугыз ай буе үз карынында саклап йөртә, тиңсез авырлыклар белән аңа яшәү бәхете бирә, якты дөньяны бүләк итә, ярдәмгә мохтаҗ бер нарасый булганнан алып, үзенең гомере беткәнче сабырлык белән тәрбияли.
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1535 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.11.2011 | Фикерләр (0)

      Җир шарының күп өлеше су белән капланган. Океаннар hәм диңгезләр планета өслегенең өчтән бер өлешен алып тора. Җирдәге суның күп өлеше парга әйләнеп атмосферага менә, болытларга әйләнә. Алардан яңгыр явып, җирдәге тереклекне тәэмин итә. Шуны да онытмаска кирәк: кеше үзе дә 40-50 литр судан тора - бу тәннең 70%ы дигән сүз.                                     Билгеле булганча, бөтен каты hәм сыек җисемнәр салкында кысылалар. Күләм кечерәйгәндә тыгызлык hәм авырлык арта. Ә су киресенчә, туңганда киңәя, шуңа да боз суның үзеннән җиңелрәк.
Суның физика законнары белән бәйле үзенчәлекләре җирдәге тереклекне саклап калуда зур әhәмияткә ия.
Су башка сыеклыклар кебек булса, салкында астан (төптән) туңа башлар иде. Ә ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Гап-гади могҗиза | Карап алулар: 1155 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.11.2011 | Фикерләр (0)

Әнием минем алтын,
Ак канатлы фәрештә.
Җир йөзендә ул бит минем
Бер генә, тик бер генә.
Мин үземнең әниемне
Бик тә, бик тә яратам.
Шуңа күрә мәктәптән дә,
Тиз-тиз ашыгып кайтам.
Әниемне алыштырмам
Алтын белән көмешкә.
Бер генә дә тик тормый ул,
Иртән ашыга эшкә.
Әниемне онытмам мин
Китсәм ерак илләргә.
Әнием, мәңге яшә, зинhар,
Тиңлим сине гөлләргә.
Үрнәк бит син hәрбер эштә,
Юл күрсәтүче тормышта.
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1126 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.11.2011 | Фикерләр (0)

    2011 нче елның 22 нче ноябре… Бу көн минем күңелемдә мәңгелек истәлек булып калыр, чөнки безнең Яр Чаллы шәhәрендә дә Габдулла Тукайга багышланган hәйкәл ачылды. Әлеге зур бәйрәм күңелләрдә шатлык, бәхет, шул ук вакытта ниндидер моңсулык хисе дә тудырды, чөнки Тукай, кызганычка каршы, бездән бик еракта... Бөек шагыйрьнең гомере бик кыска булган, тик шуңа да карамастан, ул татар халкын белем, тәрбия нурлары белән балкыткан, hәм бүгенге көндә дә аның фикерләре әһәмиятен югалтмый. Шуңа да без аның иҗатын белергә hәм тагын да тирәнрәк өйрәнергә тиеш!
Тукай китапларын мин кулыма алам,
hәрбер әйткән сүзен күңелемә салам.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1170 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 25.11.2011 | Фикерләр (0)

Һәрбер балага туганда ук нинди дә булса сәләт орлыгы салына. Әлеге орлыкның шытып чыгып, үсентеләр җибәрүендә, өлгерүендә тәрбия, тирә-юнь мохит әһәмиятле роль уйный.                                                               Безнең Гали Акыш исемендәге лицеебызда төрле яктан сәләтле балалар белем ала. "Таныш булыйк" сәхифәсендә без Сезне әнә шундый сәләтле укучыларыбыз белән таныштырып барырга уйлыйбыз. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - 9 нчы сыйныф укучысы Әдилә Галимова. Ул шигырьләр язу белән мавыга. Берничәсен Сез дә укып карагыз әле.
  
Уйлан!
Бу дөньяда без ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Таныш булыйк | Карап алулар: 1241 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 25.11.2011 | Фикерләр (0)