Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар архивы
« 1 2 3 4 5 ... 23 24 »

       Татар әдәбияты буенча үткән олимпиаданың шәһәр этабында 11 нче сыйныф укучысы Абдрафикова Алина (укытучысы - Гыйльфанова Фәнилә Мирфайза кызы) призер булды.

 

Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 182 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 23.12.2016 | Фикерләр (0)

     Татар теле буенча үткән олимпиаданың шәһәр этабында   6 нчы сыйныф укучысы Гайфуллина Гөлшат җиңү яулады.  10 нчы сыйныф укучысы Расулов Тимур -  призер (укытучылары - Гыйльфанова Фәнилә Мирфайза кызы), 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Камилә (укытучысы - Шакирова Рузалия Сәгыйть кызы), 9 нчы сыйныф укучысы Хәкимуллина Камилә (укытучысы - Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы) шулай ук призер булдылар.
Котлыйбыз!
 
 
 
 
 
 
 
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 174 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 22.12.2016 | Фикерләр (0)

       Бүген, 9 нчы декабрь көнне,  лицейда ата-аналар җыелышы була. Башлана 17.30 сәгатьтә.

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 202 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 09.12.2016 | Фикерләр (0)

      Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава температурасы булганда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәвен искәртә:

- 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен; 
- 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен; 
- 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен; 
- 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен; 
- 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен; 
- 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк.

      Кышкы чорда түбәндәге һава шартлары сакланганда саф һавада физик культура дәресләрен үткәрү рөхсәт ителә (СанПиН 2.4.2.2821-10 нигезендә):

... Алга таба укырга »

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 190 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.12.2016 | Фикерләр (0)

       Бүген, 7 нче декабрь көнне,  11 нче сыйныф укучылары  йомгаклау иншасын язды.

Укучылар өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителгән  иде: "Җиңү һәм җиңелү", "Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык".

Йомгаклау иншасын язу укучыларга бердәм дәүләт имтиханын тапшыру мөмкинлеген бирә. Ул "зачет" һәм "незачет" системасы буенча бәяләнә.

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 189 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 07.12.2016 | Фикерләр (0)

       Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.
       Бәйгедә катнашу өчен, укучыларның иҗади эшләрен электрон вариантта ilhambeygese2017@gmail.com адресына 2017 елның 1 нче февраленә кадәр җибәрү сорала.
       Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз. 
 

Беркетелгән файл: нигезләмә ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 2965 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 03.12.2016 | Фикерләр (1)

    "Сәламәт яшәү рәвеше - планетабызның киләчәге" дип аталган шәһәркүләм рәсем бәйгесендә 9 нчы сыйныф укучысы Хәкимуллина Камилә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 197 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.11.2016 | Фикерләр (0)

      «Бөек Җиңү геройлары – 2017» III Бөтенроссия әдәби бәйгесе башланды. Конкурска әдәби хикәя, очерк, шигырь, җыр, рәсемнәр кабул ителә.
       Конкурсның төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының күрсәткән батырлыкларын мәңгеләштерү, Ватан сагында булган Россия сугышчыларының кыюлыгын, тәвәккәллеген тиешенчә бәяләү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

     Бәйге 5 этапта уза:
1. Сайлап алу этабы – 2016 елның 5 октябреннән 2017 елның 10нчы маена кадәр;
2. Ярымфиналистларны ачыклау – 10 нчы июньгә кадәр;
3. Финалистларны билгеләү – 10 нчы июльгә кадәр;
4. Җиңүчеләрне ачыклау – 1 нче сентябрьгә кадәр;
5. Җиңүчеләрне бүләкләү.


     Тулырак мәгълүмат белән   ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 436 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.11.2016 | Фикерләр (0)

      2 нче ноябрь көнне  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды. Безнең "Электрон матбугат" түгәрәге сайты "Белем җәүһәре" исеменә лаек булды. 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 201 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.11.2016 | Фикерләр (0)

      Шәһәр спартакиадасына әзерлек кысаларында, кичә 17 нче мәктәп базасында волейбол ярышлары узды. Уенда лицейның егетләр җыелма командасы I урын яулады. Котлыйбыз!

Сәхифә: Спорт - сәламәтлек | Карап алулар: 235 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.11.2016 | Фикерләр (0)