Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар архивы
« 1 2 3 4 5 6 ... 24 25 »

       Бүген, 7 нче декабрь көнне,  11 нче сыйныф укучылары  йомгаклау иншасын язды.

Укучылар өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителгән  иде: "Җиңү һәм җиңелү", "Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык".

Йомгаклау иншасын язу укучыларга бердәм дәүләт имтиханын тапшыру мөмкинлеген бирә. Ул "зачет" һәм "незачет" системасы буенча бәяләнә.

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 242 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 07.12.2016 | Фикерләр (0)

       Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.
       Бәйгедә катнашу өчен, укучыларның иҗади эшләрен электрон вариантта ilhambeygese2017@gmail.com адресына 2017 елның 1 нче февраленә кадәр җибәрү сорала.
       Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз. 
 

Беркетелгән файл: нигезләмә ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 3531 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 03.12.2016 | Фикерләр (1)

    "Сәламәт яшәү рәвеше - планетабызның киләчәге" дип аталган шәһәркүләм рәсем бәйгесендә 9 нчы сыйныф укучысы Хәкимуллина Камилә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 300 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.11.2016 | Фикерләр (0)

      «Бөек Җиңү геройлары – 2017» III Бөтенроссия әдәби бәйгесе башланды. Конкурска әдәби хикәя, очерк, шигырь, җыр, рәсемнәр кабул ителә.
       Конкурсның төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының күрсәткән батырлыкларын мәңгеләштерү, Ватан сагында булган Россия сугышчыларының кыюлыгын, тәвәккәллеген тиешенчә бәяләү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

     Бәйге 5 этапта уза:
1. Сайлап алу этабы – 2016 елның 5 октябреннән 2017 елның 10нчы маена кадәр;
2. Ярымфиналистларны ачыклау – 10 нчы июньгә кадәр;
3. Финалистларны билгеләү – 10 нчы июльгә кадәр;
4. Җиңүчеләрне ачыклау – 1 нче сентябрьгә кадәр;
5. Җиңүчеләрне бүләкләү.


     Тулырак мәгълүмат белән   ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 510 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.11.2016 | Фикерләр (0)

      2 нче ноябрь көнне  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды. Безнең "Электрон матбугат" түгәрәге сайты "Белем җәүһәре" исеменә лаек булды. 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 271 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.11.2016 | Фикерләр (0)

      Шәһәр спартакиадасына әзерлек кысаларында, кичә 17 нче мәктәп базасында волейбол ярышлары узды. Уенда лицейның егетләр җыелма командасы I урын яулады. Котлыйбыз!

Сәхифә: Спорт - сәламәтлек | Карап алулар: 312 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.11.2016 | Фикерләр (0)

 

Көзләр китте,

Кышлар җитте,

Карлар явып,

Бар дөньяны

Ап-ак итте.

Тышта озак

Йөрсәң әгәр,

Өйдә тавыш...

Ә аз йөрсәң,

Җанда сагыш...

Өйгә кайткач:

Әни әрли,

Әти яклый,

Энем уйный,

Сеңлем дулый.

Ләйсән СОЛТАНГАЛИЕВА, 8Б сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 365 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.11.2016 | Фикерләр (0)

      Бүген 6,8 нче сыйныф укучылары татар теленнән диагностик тест уздылар. Укучыларның белемнәрен тикшерү республика белем бирү сыйфатын бәяләү системасы чаралары кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә оештырылды.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 338 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.10.2016 | Фикерләр (0)

 

Йокы байлыкмы,

Ул ярлылыкмы,

Нәрсә ул йокы? -

Дип, аннан сорыйм.

Йокы тик көлә:

- Йокла, мин - йокы!

Беләсең килсә -

Син фәннәр укы!

Йокыдан әле

Беркем туймаган.

Йоклап калганнар -

Мәңге уңмаган.

Ләйсән СОЛТАНГАЛИЕВА, 8Б сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 306 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 17.10.2016 | Фикерләр (0)

    7-11 нче сыйныф укучылары өчен төбәкара "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырыла.
     Укучылар фәнни эшләре белән түбәндәге юнәлешләрдә катнаша ала:
      1. "Туган ягымда  - нәсел шәҗәрәсе"
      2."Җиде буын җылысын сакла"
      3. Шәҗәрәләрнең топонимнарда чагылышы"
      4. "Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы"
     Конференциядә катнашу өчен гаризалар 1 ноя ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 492 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.10.2016 | Фикерләр (0)