Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар архивы
« 1 2 3 4 5 6 7 ... 23 24 »

      Җирдә бик күп төрле һөнәрләр бар. Шулар арасында  батыр йөрәкле һөнәр ияләре – янгын сүндерүчеләр.  Бу батыр кешеләр гади кешеләрне, хайваннарны бәла-казалардан коткаралар. Хәтта үзләренең гомерләрен кызганмыйча, утка керәләр. Янгын сүндерүчеләрнең бурычы – кеше гомерен саклап калу.

Минем абыем да янгын сүндерүче. Аның исеме Әнәс. Ул бик шаян һәм кызык, гади һәм гадел кеше. Мин беләм, әлеге һөнәр ияләре бик батыр, түзем, сәламәт булырга тиеш. Минем абыем да нәкъ шундый.

Тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, ул икеләнеп тормыйча, “тревога” буенча ярдәмгә ашыга. Әгәр янгын сүндерүчеләр икеләнеп торса, әкрен генә эшләсә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр ут астында калырга мөмкин.

Һәр көнне янгын сүндерүчеләр батырлык күрсәтәләр, авырлыклар алдында каушап-куркып калмыйлар. Минемчә, янгын сүндерүче – гади һөнәр түгел һәм һәркем әлеге хезмәтне башкара алмый.  Мин әлеге һөнәр ияләренең батырлыкларына сокланам, кыюлыкларыннан үрнәк алам.

... Алга таба укырга »

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 273 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.09.2016 | Фикерләр (0)

      Узган ялларда лицейда да сайлаулар узды. Лицейлылар спикер сайладылар. Иң күп тавыш җыеп, 7б сыйныфы укучысы Гатина Айсылу җиңү яулады. Ә 8б сыйныфы укучысы Харисова Мәдинә шәһәребезнең Укучылар Советында депутат буларак катнашачак.

Камилә ХӘКИМУЛЛИНА, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 277 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.09.2016 | Фикерләр (0)

      "Зирәк тиен-2016" Бөтенроссия уен-бәйгесендә татар мәктәпләрендә укучы балалар арасында Хәкимуллина Камилә белән Мәрдәнова Сәрия җиңү яуладылар. Котлыйбыз!.

Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 264 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 11.09.2016 | Фикерләр (0)

      Барчагызны 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа уку елы сөенеч-табышларга, уңышларга бай булсын! Яңа үрләргә менәргә, хыялларны тормышка ашырырга язсын. Исән-имин, сау-сәламәт, бергә булыйк, лицейлылар!

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 266 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.09.2016 | Фикерләр (0)

      Бүген лицейда "Тукай безнең арада" дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Чарага укытучылар да, укучылар да милли киемнәрдән килгәннәр иде. Кичә барышында Габдулла Тукайның шигырьләре укылды, укучылар театраль тамаша күрсәттеләр. Чара "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.

Камилә ХӘКИМУЛЛИНА, 8Б сыйныфы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 364 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.04.2016 | Фикерләр (0)

      21 нче апрель көнне лицейда "Мәрхәмәтлелек ярминкәсе" үтте. Әлеге чарада 5-8, 10 нчы сыйныф укучылары актив катнаштылар.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 402 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 24.04.2016 | Фикерләр (0)

      Лицейда "Тукай иҗаты - рәсемнәрдә" дип аталган күргәзмә оештырылды. Анда укучыларның Габдулла Тукай әсәрләре буенча укучылар ясаган рәсемнәр, кул эшләре урын алды.

 

   

 

   

 

 

Сәхифә: Күргәзмә залында | Карап алулар: 411 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 14.04.2016 | Фикерләр (0)

       Шәһәребездәге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу матур бер гадәткә әйләнде. Быел да лицейлылар әлеге чарадан читтә калмадылар: 10Б сыйныфы эстафетаны башлап җибәрде.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 383 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 13.04.2016 | Фикерләр (0)

      Актаныш муниципаль районы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"та 13 нче майда укытучылар өчен "Гамил Афзал укулары" узачак.Катнашу өчен, гаризаларны 1 нче майга кадәр тапшырырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 548 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 03.04.2016 | Фикерләр (0)

      II Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе Интернет челтәренең татар сегментында мәгълүмати технологияләр юнәлешендә сәләтле балаларны берләштерү, алар белән эшләү, аларны "Белем җәүһәрләре"  кебек дәрәҗәле интернет-проектлар бәйгеләренә әзерләү өчен үткәрелә.

Бәйгедә гамәлдә эшләп килүче сайты белән I-IX сыйныф укучылары - сайт авторлары катнаша ала.   Катнашу өчен гаризалар 3 нче апрельгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 474 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.04.2016 | Фикерләр (0)