Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Апрель » 4 » АЙДАР АБЫЙ БЕЛӘН ОЧРАШУ
09:45
АЙДАР АБЫЙ БЕЛӘН ОЧРАШУ

 

       Лицей-интернатта төрле татар зыялылары белән түгәрәк өстәлләр уздыру - гадәти күренеш, ләкин һәр  очрашу безнең күңелләрдә  үзенең  лаеклы урынын ала. Бүгенге көнебез дә шундый  чара белән тулыландырылды : лицейга  танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим килде. Аның безгә беренче генә  килүе түгел, әмма һәр очрашу үзенчәлекле үтә. Бу юлы   ул безнең белән  үзенең яшь чаклары,   мәңгелек  тема- мәхәббәт, батырлык  турында  әңгәмә корды. Бик  кызыклы һәм мавыктыргыч булды  бу  очрашу!

“Әти-әниеңә рәхмәтле булу,  Ана телен хөрмәт итү, аны яхшы дәрәҗәдә белү  -  патриотлыкның иң югары ноктасы, ”-диде ул. “Мәхәббәтнең кадерен белегез, ул үз вакыты белән очып керер, ”- шушы сүзләре минем күңелемдә уз урынын алды.  

     Үскән саен син гомереңнең кая акканын аңлый башлыйсың, өлкән кешеләргә хөрмәт белән карыйсың, аларның фикерләрен, киңәшләрен кабул итәсең икән. Минем дә  Айдар абыйга биргән барлык киңәшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә.

  Илназ ГЫЙНИЯТУЛЛИН, 10 нчы сыйныф укучысы        

                                                        

    
Сәхифә: Мин татарча сөйләшәм | Карап алулар: 1127 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: