Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Март » 16 » АЛАР ДА БЕЗНЕҢ КЕБЕК БИТ
23:51
АЛАР ДА БЕЗНЕҢ КЕБЕК БИТ
     Сораштырып карыйм, яшьтәшләрем арасында мөмкинлеклэре чикләнгән балалар белән аралашып, дуслашып үскән кеше юк икән.
     Минем кунакка кайтуымны сагынып көтеп торучы Фоат абыем бар. Укый-яза да белми. Шулай булса да, дәфтәр тутырып, «үзенчә» хат язып куя. Без кайтуга куанганын курсәң, күзләргә яшь тыгыла. Ул да бит безнең белән йөгереп уйнар иде дип уйлыйсың.
     Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр безнең арада яшиләр, аларның авыруларын җиңәргә тырышуларына, рухи яктан көчле булуларына сокланып карыйсың. Күпчелек гарипләргә, актив тормыш алып бару өчен, физик һәм психологик киртәләрне җиңеп чыгарга туры килә. Йөрүе авыр булганнарга җәмәгать транспортына эләгү мөмкинлеге юк, кайбер очракларда хәтта алар өйләреннән дә чыга алмыйлар.
     Минем әнием социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшли. Мәктәптән кайтканда, еш кына әнием янына керәм. Үзәктә эшләүче яшь абый-апаларны ( институт бетереп килгән) куреп, аларны бирегә нәрсә китерде икән дигән сорауга жавап табарга тырышам.
     Әле куптән түгел генә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга дискотека - «Йолдызлар фабрикасы» үткәрделәр алар.
     Юлларда бозлавык булуга карамастан, балалар хәтәр күп килгән иде.
     Без бит дискотекада сәламәт балаларны гына күрергә гадәтләнгән. Бу балаларның тырышып күнегүләрне кабатлаганын, берсен - берсе уздырып биергә тырышуын күреп хәйран каласың. Балаларының уңышларына ата-аналарның сөенгәнен аңлатып бирерлек түгел. Күзләрдә яшь, тамакта төер…
     Мин көн дә күреп йөргән абый-апалар бу чарада төрле образларга кергәннәр. Бернинди чирканусыз балаларга күңел ачарга, рәхәтләнеп уйнарга булыштылар. Ә әти-әниләр бер генә сәгать булса да «ял иттеләр». Аларга бит бу мөмкинлек бик сирәк килә.                                                        
 
 
 
 
     Мин дә читтә кала алмадым. Шушы бәйрәмнән соң аларга фото - коллаж ясап, DVD дискта бүләк итәрг булдым. Минем уйлавымча, ялгызы гына калган минутларда бергә булган, күңел ачкан бу мизгелләрне кабат исләренә төшерерләр алар.
     Чара миңа соравыма жавап табарга ярдәм итте. Без ярдәмгә, игътибарга мохтаҗлар турында беркайчан да онытырга тиеш түгел. Аларга ярдәм кулы сузыйк! Зәгыйфь балаларга мөнәсәбәтне үзгәртик, аларга кызганып түгел, тиң итеп карарга өйрәник. Алар да безнең кебек кеше бит!
     Ләкин шушы көннәрдә 1 каналның яңалыклар тапшыруында гарип балаларның башка балалар белән бер мәктэптә белем алырга теләүләренә сау-сәламәт бала тәрбияләүче аналарның каршы чыгуы турында фикер алышу мине уйланырга мәҗбүр итте. Әйе. Кемдер физик гарип, кемдер рухи яктан. Бүгенге көндә беренчесе түгел, икенчесе - рухи гарипләр җәмгыятебез өчен тагы да куркынычрактыр.
     Бу алгарыш, начар экология заманында кем үзенә гарантия куя ала?
     Хәзерге вакытта изгелек кылучы кешеләр юк түгел, алар турында һәр матбугат чарасы да диярлек яктыртып тора. Бу күренеш, әлбәттә, безне куандыра. Әмма дә ләкин, як-ягыбызга карасак, безнең ярдәмгә мохтаҗ булучыларның саны шактый күп булып кала бирә. Алар бездән ярдәм көтә, безнең шәфкатьле, миһербанлы, кешелекле булуыбызга өметләнә.
     Оят, намус, бурычлар, шәфкатьлелек, юмартлык, киң куңеллерек, ярдәмгә мохтаҗларга булышу кебек әхлакый төшенчәләр халыкта, гаиләдә, балаларда hәм яшьләрдә тәрбия нигезен тәшкил итсен иде.
 
                                                          Айгөл ФӘРРАХОВА, 9 Б сыйныфы укучысы
 
 
Сәхифә: Мәрхәмәтле бул, Кеше туганым! | Карап алулар: 1113 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Айгөл ФӘРРАХОВА | Рейтинг буенча: 5.0/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: