Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2014 » Май » 16 » ҖАН ДУСТЫМ - РӘЗИЛӘ
00:23
ҖАН ДУСТЫМ - РӘЗИЛӘ

Бар да гаиләдән башлана диләр һәм бу бик дөрес, чөнки гаилә баланы тәрбияли, йогынты ясый, үрнәк булып тора. Һәр ата-ана киләчәк көндә үз балаларының гаилә өчен гнә түгел, тормыш өчен дә файдалы булуына өмет итә. Моның өчен һәр бала өйдә өлкәннәр кушканны тыңларга, аларга тавыш күтәрми, сүзләрен үтәргә тиешләр. Үз чиратында әти белән әни, әби белән бабай тәрбия үрнәге булып торалар. Чөнки алар үз адымнары белән сүз сөрешләре, хезмәтләре, нигездә бөтен яклары белән балаларына оныкларына тәрбия үрнәге булырга тиешләр. Юкка гына халык”Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми”, ”Оясында ни булса, очканы шул булыр” димәгән. Минем уйлавымча, дөрес тәрбия алган баланың үзәге нык була, тормыш авырлыклары алдында сынмый-сыгылмый ул. Җан дустым Рәзилә Лотфуллина нәкъ шундыйлардан.

2010 нчы уку елын без аның белән бергә Яр Чаллы шәһәренең  Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында башлап җибәрдек. Ә бүгенге көндә без чыгарылыш сыйныф укучылары. 4 ел дәверендә тормышыбыз  зур үзгәрешләр кичерде дип әйтеп булмый, ләкин иҗат, уку-фән белән кызыксынуыбыз безне һәр туган таң белән беррәттә яңадан-яңа уңышларга этәрә килде.

Алда безне зур тормыш юлы көтә. Бүгенге көндәлек белән чагыштырганда ул күпкә катлаулы һәм җаваплы. Озакламый безгә балачак белән саубуллашырга туры киләчәк. Язмамны дустым Рәзиләгә  багышлап, сабый чор белән саубуллашуга таба бер адым ясыйм.

18 еллык дөнья белән танышуыбыз юкка сарыф  үтелгән вакыт түгелдер, киләчәктә алган белем һәм әхлакый тәрбия тормышыбызны күркәм төзүдә нигез булыр дип ышанам.

Рәзилә Лотфуллина күпкырлы шәхес. 5 минут та тик тора алмый: лицейда белем ала башлаган дәвердән бирле “Илһам” театр (җитәкчесе Арсланова Валентина Ивановна) һәм шагыйрә Рәзинә Мөхияр җитәкләгән “Сәйлән” шигърият түгәрәкләренә йөри. Яхшы укый. Әдәби китаплар укырга ярата. “Әсәрләрдәге кешеләр язмышы да минем өчен тәрбия үрнәге булып тора. Кайсы гына әдипнең әсәрен алсаң да ул укучыларны әхлаклы булырга өйрәтә”, - ди Рәзилә.  

Шулай ук дустым Чаллыда яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрованың иҗаты белән дә кызыксына. “Зифа апа гади халык телендә яза һәм аның һәр әсәре кешенең күңеленә кереп, нечкә кылларын тибрәндереп кенә калмый, күз яшьләре булып тышка бәреп чыга. Мәсәлән, “Көтеп узган гомер” әсәрендә ул әхлаклы итеп Рөстәмне алгы планга куя һәм укучылар шул егеткә карап сокланалар, таң калалар. Ә әхлаксыз  герой - Рөстәмнең хатыны. Ул тапкан баласын да имезми, гөнаһсыз Рөстәмне гаепли, аны җәфалый, үзенең дә, Рөстәмнең дә тормышын боза. Хатын-кызлар да шундый әхлаксыз була ала икән бит!” – ди Рәзилә.

Түгәрәккә йөри башлауның беренче елында Чаллы шагыйрәсе Зөләйха Минһаҗеваның “Бакча карачкылары” дип исемләнгән әсәрен тамашачыга тәкъдим иттеләр. Әле генә театрга килеп керүенә карамастан, Рәзиләгә бик зур һәм җаваплы роль бирделәр. Ул – әби роле иде. Башта рольгә кереп китәргә бик авыр булса да, дуслары һәм җитәкчесе Валентина Ивановна ярдәме белән Рәзилә тамашачыны таң калдырырлык чыгыш әзерләп, бик күп конкурсларда призлы урыннар яулады.

Г.Камалның “Каенеш” дигән әсәрен сәхнәләштерүдә дә дустым үз өлешен кертергә өлгерде. “Шушы эшчәнлек дәверендә без – түгәрәккә йөрүче укучылар дуслыкның, бер-береңә ярдәм итүнең нәрсә икәнен аңладык”, - ди Рәзилә.

Әхлак ул – шәхеснең башкалар белән мөнәсәбәтендә чагылган сыйфаты гына түгел, үз-үзенә юнәлгән сыйфаты да. Икенче төрле әйткәндә, әхлаклылык – кешенең рухи бәхете. Яңа буын бәхетле булсын өчен, ул иң беренче чиратта әхлаклы буын булып тәрбияләнергә тиеш. Дустым Рәзилә кебек тиктормас, сәләтле һәм тырыш яшьләр булган дәвердә киләчәккә ышаныч, өмет белән карау мөмкин.

 “Кеше – кеше өчен кыйммәтле дару ул” дигән борынгылар. Бу гыйбарәне дус кызым Рәзиләгә карата да куллану мөмкин. Һәр сүзе, киңәше – алыштыргысыз бер дару. Дустыма карап бәя бирсәләр, мин борчылмыйм, чөнки Рәзилә - үрнәк алырлык иптәш.

Әдилә ГАЛИМОВА, 11 нче сыйныф укучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1276 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: