Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2015 » Декабрь » 26 » АСЫЛКАЙ
20:15
АСЫЛКАЙ

 

    Йолдызлы төндә җир өстенә салкын төште. Бар җир тып-тын калды. Бу тынлыкны бозмаска сүз берләшкән кебек, кошлар да үз ояларыннан чыкмый, хәтта җил дә исми иде. Җир өстенә төшкән тамчылар җир куенына керергә өлгерми катып калды. Бу төнне күктән яңгыр урынына кечкенә кар бөртекләре төшә иде. Бу җирнең серлелегенә исе китеп төшкән кар бөртекләренә бар да кызык, яңа. Алар үзләренең сөенечләрен уртаклашып, әкрен генә җиргә куналар. Бер-берсенә сәлам бирешеп, энҗе-мәрҗән кебек ялтырап алалар. Арадан бер кар бөртеге – Асылкай – бик тә кызыксынучан, ул һәр тарафка: агачларга, куакларга күз ташлады. Аны җирнең серлелеге ымсындырды. Җәяүле буран моны ишетеп алды һәм Асылкайны үзе белән ияртеп алып китте. Буран аңа тау башларын, уйсу, калкулык җирләрне күрсәтте. Агач ботакларында куышлы уйнады. Менә Асылкай калкулыкта үскән зифа чыршыны күреп алды. Ул чыршы башка агачлар янында моңаеп тора иде. “Нигә ул башка агачлардан аерылып тора икән?” – дип уйлады Асылкай һәм, чыршы янына якынрак килеп, үзенең соравын бирде. Чыршы аңа үзенең җәен дә, кышын да яшел күлмәктән булуын аңлатты. Алар дуслаштылар һәм Асылкай чыршы янында калырга булды. Асылкай, үзенең дусларын чакырып, чыршыкайның ылысларын кышкы салкында туңмасын дип төреп алдылар. Шуңадыр безнең чыршыбыз айлы кичләрдә энҗе-мәрҗәндәй ялтырый.

Камилә ХӘКИМУЛЛИНА,
8Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы.

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 411 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: