Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Бәйгеләр
1 2 3 4 »
          "Көмеш кыңгырау" газетасы игълан иткән  "Әнием - кояшым" республикакүләм бәйгесендә балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала.
          Бәйге "Рәсем" һәм "Кул эшләре" юнәлешләре буенча үткәрелә. Иҗат җимешләре 21 нче октябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.
 
         Бәйге хакында тулырак мәгълүмат белән  биредә таныша аласыз.

 

 

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 54 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 24.10.2017 | Фикерләр (0)

        Гали Акышның тууына 100 ел тулу уңаеннан, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Яшьләр фәнни эзләнүдә" дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрә.  
       Конференциядә 8, 9, 10 нчы сыйныф укучылары катнаша ала. Укучыларның гаризалары 15 нче ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.
       Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз. 
 

Беркетелгән файл: нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 35 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.10.2017 | Фикерләр (0)

      «Идел» журналы Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы уңаеннан «Идел бит ул, киң бит ул» дип аталган әдәби конкурс игълан итә. Конкурс 14-45 яшьтәге Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясе авторлары арасында үткәрелә.

Һәр катнашучы поэзия, проза, публицистика номинацияләренә берәр хезмәт тәкъдим итә ала.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 286 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.04.2017 | Фикерләр (0)

      Актаныш муниципаль районы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"та 18 нче майда укытучылар өчен "Гамил Афзал укулары" узачак.Катнашу өчен, гаризаларны 1 нче майга кадәр тапшырырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 513 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.04.2017 | Фикерләр (0)

       «Счастливые истории» балаларга ярдәм итү фонды ел саен уздырыла торган  «Глаголица»  балаларның бәйсез әдәби премиясе яңа конкурс сезонын ачты.

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 289 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.03.2017 | Фикерләр (0)

      Татарстан Республикасы "Сәләт" иҗтимагый фонды, "Сәләт" яшьләр үзәге Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби ярыш оештыра.  Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 350 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.02.2017 | Фикерләр (0)

       Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.
       Бәйгедә катнашу өчен, укучыларның иҗади эшләрен электрон вариантта ilhambeygese2017@gmail.com адресына 2017 елның 1 нче февраленә кадәр җибәрү сорала.
       Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз. 
 

Беркетелгән файл: нигезләмә ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 2965 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 03.12.2016 | Фикерләр (1)

      «Бөек Җиңү геройлары – 2017» III Бөтенроссия әдәби бәйгесе башланды. Конкурска әдәби хикәя, очерк, шигырь, җыр, рәсемнәр кабул ителә.
       Конкурсның төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының күрсәткән батырлыкларын мәңгеләштерү, Ватан сагында булган Россия сугышчыларының кыюлыгын, тәвәккәллеген тиешенчә бәяләү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү.

     Бәйге 5 этапта уза:
1. Сайлап алу этабы – 2016 елның 5 октябреннән 2017 елның 10нчы маена кадәр;
2. Ярымфиналистларны ачыклау – 10 нчы июньгә кадәр;
3. Финалистларны билгеләү – 10 нчы июльгә кадәр;
4. Җиңүчеләрне ачыклау – 1 нче сентябрьгә кадәр;
5. Җиңүчеләрне бүләкләү.


     Тулырак мәгълүмат белән   ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 436 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.11.2016 | Фикерләр (0)

    7-11 нче сыйныф укучылары өчен төбәкара "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырыла.
     Укучылар фәнни эшләре белән түбәндәге юнәлешләрдә катнаша ала:
      1. "Туган ягымда  - нәсел шәҗәрәсе"
      2."Җиде буын җылысын сакла"
      3. Шәҗәрәләрнең топонимнарда чагылышы"
      4. "Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы"
     Конференциядә катнашу өчен гаризалар 1 ноя ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 380 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.10.2016 | Фикерләр (0)