Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Бәйгеләр
« 1 2 3 4 »

      1-8 нче сыйныф укучылары өчен республикакүләм "Габдулла Тукай әкиятләре геройлары" дип аталган  рәсем бәйгесе үткәрелә.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

 

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 315 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 12.10.2016 | Фикерләр (0)

      "Тылсымлы куллар" журналы "Ихлас" компаниясе белән берлектә балалар өчен "Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат бәйгесен тәкъдим итә. Бәйге ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, "Болгар" хәйрия фонды, "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе, "Сабыйлар" балалар үзәге һ.б. ярдәме белән үткәрелә.

Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 20 октябрьгә кадәр  ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 470 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.10.2016 | Фикерләр (0)

      Актаныш муниципаль районы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"та 13 нче майда укытучылар өчен "Гамил Афзал укулары" узачак.Катнашу өчен, гаризаларны 1 нче майга кадәр тапшырырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 548 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 03.04.2016 | Фикерләр (0)

      II Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе Интернет челтәренең татар сегментында мәгълүмати технологияләр юнәлешендә сәләтле балаларны берләштерү, алар белән эшләү, аларны "Белем җәүһәрләре"  кебек дәрәҗәле интернет-проектлар бәйгеләренә әзерләү өчен үткәрелә.

Бәйгедә гамәлдә эшләп килүче сайты белән I-IX сыйныф укучылары - сайт авторлары катнаша ала.   Катнашу өчен гаризалар 3 нче апрельгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 474 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.04.2016 | Фикерләр (0)

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы балалар арасында республика рәсем бәйгесе игълан итте. Ул 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алу кампаниясенә багышлана.

Рәсем бәйгесендә мәктәптә белем алучы 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Яшь категориясенә карап, аерым номинацияләр каралган: кече яшьтәгеләр (1-4 сыйныф), урта яшьтәгеләр (5-8 сыйныф) һәм өлкәәнәр (9-11 сыйныф).

Авыл һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тормышын яктырткан рәсемнәр А4 форматында кәгазьгә ясалырга һәм 20 майга кадәр юлланырга тиеш.

Адресы: 420014, Казан, Федосеевская урамы 36, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, оештыру эше һәм социаль үсеш бүлеге. 

... Алга таба укырга »

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 463 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 31.03.2016 | Фикерләр (0)

      Татарстан Республикасы "Сәләт" иҗтимагый фонды, "Сәләт" яшьләр үзәге Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби ярыш оештыра.  Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файлдан таныша аласыз.

       Беркетелгән файл:  нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 533 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.03.2016 | Фикерләр (0)

    Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү иституты, Казан шәһәре Совет районының "Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе "Абдулла Алиш эзләреннән" дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыра.
    Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз. Беркетелгән файл: нигезләмә
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 620 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.03.2016 | Фикерләр (0)

    Габдулла Тукай иҗатын һәм аңа бәйләп хәзерге заман әдипләренең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү максатыннан V Республикакүләм укучылар өчен Габдулла Тукай укулары уздырыла.
   Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз. Беркетелгән файл: нигезләмә
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 525 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 11.03.2016 | Фикерләр (0)

 

    Татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиада старт ала. Олимпиада 2 турдан тора. Читтән торып катнашу өчен, 9 нчы ноябрьдән 21 нче декабрьгә кадәр теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән abiturient.kpfu.ru сайтында танышырга мөмкин.

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 515 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.10.2015 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 19-27 28-31