Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Бәйгеләр
« 1 2 3 4 »
       Әдәбият елы кысаларында Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Яшьләр фәнни эзләнүдә" дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрә.  
       Конференциядә катнашу өчен, укучыларның гаризалары 1нче ноябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.
       Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз. 
 

Беркетелгән файл: нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 547 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 06.10.2015 | Фикерләр (0)


Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге 2013 нче  елның 5 нче декабрендә "Шигъри Сабантуй” ярышы үткәрә. "Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карый ала. Конкурста вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (10-11 сыйныфлар) катнаша.


"Шигъри Сабантуй”да катнашу өчен үзегез иң матур, иң камил дип тапкан иҗат җимешләрегезне (кимендә 3 шигырь) һәм үзегез турында киңәйтелгән белешмәне (автобиографияне) allyki@rambler.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шигырьләр 17 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.


Белешмәдә түбәндәге мәгълүматларның булуы мәҗбүри:


1. ФИӘи (ФИО ТУЛЫ!!!) һәм псевдоним (яисә кушамат);
2. Туган ел, ай, көн;
3. Кайсы вузда/мәктәптә, ничәнче курста яисә сыйныфта белем аласыз;
4. Татар теле һәм әдәбияты укытучыгызның исеме (мәктәп укучыларына);
5. Иҗатның кайсы төре белән кызыксынасыз;
6. Конкурска җибәрелгән шигырьләрнең исеме;
7. Үзегез турында әйтергә кирәк дип тапкан мәгълүмат;
8. Элемтә өчен телефон номеры (шәһәрара номер булганда, кодларны күрсәтү мәҗбүри) һәм e-mail.


Белешмәнең д ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 854 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 10.11.2013 | Фикерләр (0)

   2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү
буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру һәм укучыларда тикшерү, коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру, телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы  2013 нче елның 21 нче декабрендә Яр Чаллы шәhәре Башкарма Комитеты Мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең  Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында "Яшьләр фәнни эзләнүдә” республикакүләм  фәнни-гамәли укучылар  конференциясен үткәрә.

Конференциядә катнашу өчен гариза, тезис һәм фәнни эш konf@licey84.ru 
адресына  2013 нче елның 20 нче ноябренә кадәр җибәрергә кирәк.
 
      Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файл: ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 1312 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 30.10.2013 | Фикерләр (0)

      Казан федераль университетының Алабуга институты 11 нче сыйныф укучыларын һәм студентларны 2013 нче елның 22 ноябрендә Алабуга шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциягә чакыра.
 
      Тулырак мәгълүмат белән беркетелгән файл: чакыру хаты аша таныша аласыз.

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 1314 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.10.2013 | Фикерләр (0)

    "Белем бирүдә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану”  дип аталган  республикакүләм  бәйге игълан ителде. Быел әлеге бәйге 11 нче тапкыр оештырыла.  Бәйге 8 төрле  номинациядә үтә.
     Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз.

Беркетелгән файл: нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 884 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.09.2013 | Фикерләр (0)

          Хөрмәтле кулланучыларыбыз, бәйгедә каләмнәрен сынаучы укучылар!
      "Табигать - туган йортыбыз" бәйгесенә Сездән ай ярым вакыт эчендә язмалар кабул итеп тордык. Иртәгә 1 май, димәк, бәйгегә язмалар кабул итү, нигезләмәдә күрсәтелгәнчә,  тәмамлана, бүген соңгы көн.
       Бәйгегә язмалар бик күп килде. Катнашкан, безнең белән хезмәттәшлек иткән һәркемгә рәхмәт.
      Иншаларны без кат-кат  укыйбыз, иң яхшылары "Илһам"да  һәм "Көмеш кыңгырау" газетасында басыла килә. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, бары тик укучылар үзләре язган (иншалар җыентыкларыннан һ.б. күчереп язган түгел) иншалар гына биредә урын ала, басыла. Шуңа күрә үпкәләмәгез. 
      Бәйгегә йомгак 17 нче майдан соң ясалачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.< ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 1497 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 30.04.2013 | Фикерләр (0)

       Хөрмәтле кулланучылар, кунаклар!
     "Табигать - туган йортыбыз" республикакүләм бәйгесенә иншалар килә башлады. Сез алар белән сайтның сул ягында урнашкан "Иншалар бәйгесе" сәхифәсенә кереп таныша аласыз.
     Алда язылганча, нигезләмәгә туры килмәгән эшләр бәйгедә катнашмый. Каяндыр күчерелеп язган иншаларны кабул итмибез. Укучылардан теманы ачуга иҗади якын килүләре сорала.
     Язмаларга карата фикерләрегезне, теләкләрегезне калдыру хуплана.
 
     Ихтирам белән, http://ilhamgazite.ru редакторы
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 1093 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.04.2013 | Фикерләр (0)

      Республикакүләм иншалар бәйгесе Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы игълан ителү уңаеннан, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
 
Максаты hәм бурычлары
· әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү;
· укучыларда экологик культура формалаштыру һәм аны үстерү;
· сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру;
 
Катнашучылар
    Республикакүләм иншалар бәйгесе ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 2509 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.03.2013 | Фикерләр (0)

     ТР Мәгариф hәм фән министрлыгы белән бергә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта"Яшьләр - фәнни эзләнүдә” дигән республика күләмендә фәнни-гамәли конференция уздырыла.
     7 декабрьдә үтүче әлеге конференциягә 8-11 нче сыйныф укучылары чакырыла.
     Конференция эшендә түбәндәге юнәлешләрдә фикер алышулар уздырылачак:
1) Филология (инглиз теле, татар теле, рус теле hәм әдәбияты) буенча фәнни эзләнүләр;
2) Биология, химия, экология буенча фәнни эзләнүләр;
3) Математика, информатика, физика буенча фәнни эзләнүләр;
4) Икътисад hәм хокук буенча фәнни эзләнүләр;
5) Тарих hәм дөнья мәдәнияте;
6) Психология, сәламәтлек.
     Конференциядә катнашу өчен, 1 нче октябрьдән 20 нче октябрьгә кадәр гариза белән фәнни эшнең тезисларын, фәнни эшнең электрон вариантын licey84_chelny@mail.ru электрон адресы буенча Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатка җибәрергә кирәк.
     Конференция ике этапта үтә: 21 нче октябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр килгән материаллар анализлана. Икенче этапка үткән фәнни эшлә ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 1247 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 28.09.2012 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 19-27 28-31