Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2016 » Март » 31 » БАЛАЛАР АРАСЫНДА РӘСЕМ БӘЙГЕСЕ ҮТКӘРЕЛӘ
22:15
БАЛАЛАР АРАСЫНДА РӘСЕМ БӘЙГЕСЕ ҮТКӘРЕЛӘ

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы балалар арасында республика рәсем бәйгесе игълан итте. Ул 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алу кампаниясенә багышлана.

Рәсем бәйгесендә мәктәптә белем алучы 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Яшь категориясенә карап, аерым номинацияләр каралган: кече яшьтәгеләр (1-4 сыйныф), урта яшьтәгеләр (5-8 сыйныф) һәм өлкәәнәр (9-11 сыйныф).

Авыл һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тормышын яктырткан рәсемнәр А4 форматында кәгазьгә ясалырга һәм 20 майга кадәр юлланырга тиеш.

Адресы: 420014, Казан, Федосеевская урамы 36, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, оештыру эше һәм социаль үсеш бүлеге. 

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Нәтиҗәләр министрлыкның сайтында урын алачак.

Чыганак: http://intertat.ru

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 457 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: