Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2016 » Сентябрь » 20 » БАТЫРЛЫКЛАРЫНА СОКЛАНАМ
13:31
БАТЫРЛЫКЛАРЫНА СОКЛАНАМ

      Җирдә бик күп төрле һөнәрләр бар. Шулар арасында  батыр йөрәкле һөнәр ияләре – янгын сүндерүчеләр.  Бу батыр кешеләр гади кешеләрне, хайваннарны бәла-казалардан коткаралар. Хәтта үзләренең гомерләрен кызганмыйча, утка керәләр. Янгын сүндерүчеләрнең бурычы – кеше гомерен саклап калу.

Минем абыем да янгын сүндерүче. Аның исеме Әнәс. Ул бик шаян һәм кызык, гади һәм гадел кеше. Мин беләм, әлеге һөнәр ияләре бик батыр, түзем, сәламәт булырга тиеш. Минем абыем да нәкъ шундый.

Тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, ул икеләнеп тормыйча, “тревога” буенча ярдәмгә ашыга. Әгәр янгын сүндерүчеләр икеләнеп торса, әкрен генә эшләсә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр ут астында калырга мөмкин.

Һәр көнне янгын сүндерүчеләр батырлык күрсәтәләр, авырлыклар алдында каушап-куркып калмыйлар. Минемчә, янгын сүндерүче – гади һөнәр түгел һәм һәркем әлеге хезмәтне башкара алмый.  Мин әлеге һөнәр ияләренең батырлыкларына сокланам, кыюлыкларыннан үрнәк алам.

Хафизә ЗАКИРОВА, 9Б сыйныфы укучысы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы

 

Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 285 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Хафизә ЗАКИРОВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: