Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Безнең уңышлар
« 1 2 3 4 »
       29 нчы март көнне КФУ ның Чаллыдагы филиалында 4 нче тапкыр Россиякүләм "МедиаПокорение" фестивале үтте. Фестивальдә катнашу өчен,  Россиянең 20 ләп төрле шәһәрләреннән 90 лап гариза кабул ителгән булган. Төрле номинацияләрдә 45 җиңүче билгеләнде.
     Фестиваль ачылгач, яшь журналистлар "Мәктәп сайтын ясауга 10 адым", "Мәктәп газеталары өчен дизайн", "Мәктәп радиосын ничек оештырырга?" һ.б. мастер-классларда белемнәрен күтәрделәр, тәҗрибә тупладылар. Мастер-класста катнашкан һәркемгә сертификатлар тапшырылды.
      Фестиваль янәдән актлар залында дәвам итте. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган укучыларны, мәктәп коллективларын сәхнәдә танылган журналистлар, журналистика белән бәйле шәхесләр тәбрикләде. Безнең лицейда 15 ел рәттән чыгучы "Илһам" газетасы "Иң яхшы мәктәп газетасы" номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызына "Балалар матбугатын үстерүгә керткән өлеше" өчен диплом ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1060 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 30.03.2013 | Фикерләр (0)

      Бүген "Чакматаш" балалар иҗат үзәгендә "Язның беренче кунаклары" бәйгесе үтте. Әлеге чарада укучылар үзләре ясаган сыерчык ояларын тәкъдим иттеләр. 5 нче сыйныф укучысы Хәбиров Илназ (укытучысы - Сәрвәров Илназ Илдус улы) бәйгедә 3 нче урын яулады. Котлыйбыз!
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1032 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.03.2013 | Фикерләр (0)

     Шәһәребезнең "Чакматаш" балалар иҗат үзәгендә укучылар арасында  шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырылды. Анда безнең лицейдан 5 нче сыйныф укучысы Ибраһимова Зәринә, 6 нчы сыйныф укучысы Әхтәмова Ильвина, 7 сыйныф укучысы Гыйльфанова Алия дә катнашты. Муса Җәлилнең "Бүреләр" шигырен сөйләп, Ибраһимова Зәринә (укытучысы - Сәрвәрова Р.М.) III урынга лаек булды.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1173 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 28.02.2013 | Фикерләр (0)

   
           4-5 нче февральдә үткән татар теле буенча республикакүләм олимпиадада уңыш безнекеләргә дә елмайды. 9 нчы сыйныф укучысы Солтангалиева Миләүшә, 11 нче сыйныф укучысы Салихова Гөлшат (укытучысы - Шакирова Рузалия Сәгыйть кызы) призлы урынга лаек булдылар.
           Булдырдыгыз, котлыйбыз, кызлар!
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1649 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 07.02.2013 | Фикерләр (0)

        2013 нче елның 30 нчы гыйнварында "Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия" базасында Татарстан Республикасы мәгариф hәм фән министрлыгы, Яр Чаллы шәhәренең Башкарма комитеты мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә оештырылган "Без тарихта эзлебез" дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең йомгаклау этабы үтте.
        Конференция 3 төрле юнәлештә узды: татар теле, татар әдәбияты hәм тарих.
        Безнең лицейдан әлеге конференциядә катнашып, уңышлы чыгыш ясап, 8 нче сыйныф укучысы Әюпова Азилә (укытучысы - Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы) тарих секциясендә 2 нче урынга лаек булды.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1220 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 31.01.2013 | Фикерләр (0)

     Татар теле буенча үткән олимпиадада  9 нчы сыйныф укучысы Солтангалиева Миләүшә, 11 нче сыйныф укучысы Салихова Гөлшат (укытучысы - Шакирова Рузалия Сагит кызы) 2 урынга лаек булдылар.
     Әдәбияттан исә, нәтиҗәләр түбәндәгечә: 9 нчы сыйныф укучысы Миннәхмәтова Сөмбел (укытучысы - Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы) 3 нче урын, ә 11 нче сыйныф укучысы Хәлиуллина Азалия (укытучысы - Шакирова Рузалия Сагит кызы) 2 урын яуладылар.
 
 
 
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1773 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 23.12.2012 | Фикерләр (0)

     География буенча үткән олимпиаданың да нәтиҗәләре билгеле. 8 нче сыйныф укучысы Хәмидуллина Динара (укытучысы - Вәлиахметов Динар Ирек улы) шулай ук 3 нче урынга лаек.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1227 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.12.2012 | Фикерләр (0)

   Биология буенча үткән олимпиадада 8 нче сыйныф укучысы Зәкиева Ләйлә (укытучысы - Хәбибуллина Алсу Сабирҗан кызы) 3 нче урынга лаек булды.
Котлыйбыз!
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1213 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 12.12.2012 | Фикерләр (0)

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Филология hәм сәнгать институты бинасында "Татарларга тылмачлар кирәк!" республикакүләм олимпиаданың икенче туры үтте. Беренче турда 600 гә якын укучы катнашкан. Шулардан бары тик 40 укучы гына, беренче турда җиңеп, икенче турда катнаша алу хокукы алган. Икенче турда катнашу өчен 9 нчы сыйныф укучылары Миннәхмәтова Сөмбел белән Хәлимова Кадриягә дә чакыру килде. Алар икенче турда телдән hәм язмача тәрҗемә эшләре башкардылар... hәм бәйгенең әлеге өлешен дә уңышлы үтеп, Хәлимова Кадрия III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1247 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 18.10.2012 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 19-27 28-33