Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Безнең уңышлар
« 1 2 3 4
      Кичә "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында «Татар кызы – таң йолдызы-2012» регионара бәйгесенең финалы үтте. Финалга чыккан кызлар төрле яклап үз осталыкларын тамашачыларга күрсәттеләр.
      Мөхтәрәм жюри кызлар арасыннан иң-иңнәрне сайлап, түбәндәге урыннарны билгеләде:
      1 урын - Кәримова Фәридә (52 нче мәктәп)
      2 урын - Жаркова Алия ("Чакматаш" балалар иҗат үзәге)
                   Гайнетдинова Алсу (Яңа бистәсе)
      3 урын - Мирханова Алсу (18 нче лицей)
                   Абзалова Алсу (60 нчы мәктәп)
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1060 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.04.2012 | Фикерләр (0)

     Бүген М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә "Гасыр өмете-2012" шәhәркүләм портфолио бәйгесенең финалы үтте. Искәртеп китик: бәйгенең беренче этабында 60 кеше катнашып, шуларның 19 ы финалга чыккан иде.
     Безнең лицейдан әлеге бәйгедә 5 укучы - Галимова Әдилә, Закирова Гүзәл, Закиров Алмаз, Ханова Айгөл, Шамгунова Илүзә - катнаштылар. 9А сыйныфыннан Галимова Әдилә, Закирова Гүзәл hәм 6В сыйныфы укучысы Закиров Алмазга финалга чыгу бәхете елмайды. Алай гына да түгел, апалы-энеле Закировлар номинацияләрдә җиңү яуладылар, ә Галимова Әдилә бәйгенең иң зур бүләгенә -  Гран-прига лаек булды.
     Уңышларыгыз белән ихластан котлыйбыз, афәрин!
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1110 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.03.2012 | Фикерләр (0)

                                                                                
        1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үткән "Уйлар... каләм hәм кәгазь" исемле шәһәркүләм бәйгедән 7Б сыйныфы укучылары шатланып кайтты. 17 команда арасыннан Әюпова Азилә, Вәлеева Алина, Гәрәев Райнур, Мортазина Сөмбел, Шәмсетдинова Альбина, Яруллин Илгиз кебек алдынгы укучыларыбыздан торучы лицейның "Яңа буын" командасы III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1131 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.03.2012 | Фикерләр (0)

       Рәсәй беренчелегенә Уфада "Татарча көрәш" буенча   узган ярыштан лицеебызның 10 нчы сыйныф укучысы Нәҗмиев Азат зур җиңү белән кайтты. Егетебез  60 кг авырлыктагы 15-17 яшьлек егетләр hәм кызлар арасында үткән әлеге ярышта I урынга лаек булды. Азатны бу зур җиңүе белән котлыйбыз! Алдагы көннәрендә дә исән-сау булып, куйган максатларына ирешүен телибез.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1046 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.03.2012 | Фикерләр (0)

Кичә, ягъни 28 нче февраль көнне, Сарман районы Җәлил бистәсендә Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә безнең лицейдан 8В сыйныфы укучысы Миннәхмәтова Сөмбел (укытучысы Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы) катнашты. Ул туган якны өйрәнү юнәлешендә уңышлы чыгыш ясап, "Халкым мирасы" номинациясендә җиңү яулады.
Сөмбелне hәм укытучысын әлеге уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез.
Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1221 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

       КФУның Яр Чаллы филиалында биология буенча узган брейн-рингта катнашып,  лицейның "Аккошлар" командасы II урынга лаек булды.  Команданы әзерләүче биология укытучысы Зарифа Локман кызы Пономареваны hәм укучыларны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да яңа үрләр яулауларын телибез.   

Сәхифә: Безнең уңышлар | Карап алулар: 1118 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 24.12.2011 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 19-27 28-33