Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2017 » Ноябрь » 18 » ӘБИЕМНЕҢ ТӘМЛЕ СҮЗЕ
01:46
ӘБИЕМНЕҢ ТӘМЛЕ СҮЗЕ

      

Таныш кызлар хыяллана

Ресторанга барырга.

Кара икра, деликатес

Күңелне ымсындыра.

Ә мин кайтам авылыма,

Әбием кочагына...

Мәтрүшкәле серле чәе,

Баланлы бәлешләре...

Сихри рәхәтлекләр бирә

«Балам» дигән сүзләре.

 

Тәгәрәткән бәрәңгенең

Пешкән исе учакта.

Әбиемнең тәмле сүзе

Балдан татлы кайчакта.

 

Тормыш башы авылларда,

Әби-бабай янында.

Ашыгыгыз күрешергә

Алар исән чагында,

Алар көткән чагында!

Алия Нуруллина, 6В сыйныфы укучысы

 

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 34 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: