Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2018 » Февраль » 16 » ДӘҮ ӘНИЕМ - ТӘРБИЯ ҮРНӘГЕ
10:36
ДӘҮ ӘНИЕМ - ТӘРБИЯ ҮРНӘГЕ

      Минем дәү әнием Балык Бистәсе районы Котлы бүкәш авылында яши. Аның исеме – Халидә. Ул мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда.

Каникуллар вакытында без дәү әни янына кунакка кайтабыз. Аның тәмле-тәмле бәлеш-пәрәмәчләрен яратып ашыйбыз. Ул безне, оныкларын, да аш-су пешерү серләренә өйрәтә. Апам белән икәүләп, бик теләп, дәү әниемнең өйләрен җыештырабыз, керләрен юабыз.

Дәү әниемнең әле тагын бик матур һөнәре бар. Ул чәчәкләр үстерергә ярата. Җәй-көзләрен аның бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Аның җиләк-җимешләре дә бик уңа.

Дәү әнием тик тора белми. Аның җан җылысын кушып бәйләгән бияләй-оекбашлары безне кыш буе җылыта. Дәү әниемне бик яратам, аңа гел яхшылыклар телим. Исән-сау килеш, без оныкларына тәрбия үрнәге булып озын-озак яшәсен иде әле ул.

Алия СИБГАТУЛЛИНА, “Электрон матбугат” түгәрәге әгъзасы

 

Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 94 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: