Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Апрель » 20 » ДУСЛЫК - БӨЕК НӘРСӘ
08:40
ДУСЛЫК - БӨЕК НӘРСӘ
Дуслык - дөньяда иң кирәкле төшенчәләрнең берсе ул. Минем уйлавымча, дуслары булган кеше бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, ди татар халык мәкале. Дөрестән дә, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык - бөек нәрсә. Чын дуслыкны тапсаң, аны югалтмаска кирәк. Дусларны аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлыйлар. Чын дус нинди хәлдә дә ярдәм итәргә җан атып торучы, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашучы булсын.
Дуслык хисе кешеләр белән кешеләр арасында гына түгел, кешеләр hәм хайваннар арасында да була ала. Якын дустын югалтучы этләрнең хуҗасына гомер буе тугры калуына күп очраклар билгеле.
Чын дуслык ул кечкенәдән башлана. Минемчә, чын дуслар күп булмый ул. Минем иң якын дустым - Алия. Төрле җирләрдә яшәсәк тә без гел аралашабыз. Я хат язышабыз, я телефоннан сөйләшәбез, уртак серләребез дә бар. Безнең беренче танышуыбыз икенче сыйныфта укыганда булды. Шуннан бирле дуслыгыбыз дәвам итә. Миңа аның тырышып укуы, кешелекле, яхшы күңелле, акыллы булуы ошый. Мин шундый дустым булуына шат.
 
                                                                    Адилә РӘХИМОВА, 5Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 4671 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Адилә РӘХИМОВА | Рейтинг буенча: 4.2/4
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: