Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2017 » Ноябрь » 20 » ДУСЛЫК
03:31
ДУСЛЫК

Көз сары яфраклар белән дус,

Кыш – салкын бураннар белән.

Яз - сайрар кошлар белән,

Җәй – уйнар көннәр белән.

Дәфтәр каләм белән дус,

Китап – укучы белән.

Укытучы – белем белән,

Ә белем – акыл белән.

Тырышлык – зурлык белән дус,

Ялкаулык – хурлык белән.

Яхшылык – игелек белән,

Яманлык – кирелек белән.

Марсель ӘШРӘФУЛЛИН, "Электрон матбугат" түгәрәге

Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 37 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: