Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Фән дөньясында
    Һәр төбәкнең, һәр шәһәрнең үзенә генә хас,үзенчәлекле, чит җирләргә баргач та горурланып сөйләрлек гыйлем йортлары, истәлекле урыннары була. Яр Чаллыда да андыйлар шактый күп. Ләкин минем шундый белем учакларының берсе – Татарстаныбызның төрле якларыннан килгән балаларга гыйлем орлыклары таратучы, сәнгатькә, спортка тартучы, шәкертләренә фән юлына фатиха бирүче 84 нче лицей-интернат – Гали Акыш исемендәге сәләтле балалар лицее турында сөйлисем килә.
    Әйткәнемчә, безнең белем йортына сәләтле балалар төрле яклардан җыелган. Ә сәләтле балаларны укытыр өчен талантлы укытучылар да, аларны җитәкләрлек гаять белемле, зыялы җитәкче һәм аның тупланган командасы- урынбасарлары булу шарт. Һәм нинди бәхет: лицеебызда болар бар! Гыйлем йортыбызны үз эшен яратып башкаручы зыялы кеше – Закиров Шамил Рәкыйпович җитәкли. Аның янында таянырлык урынбасарлары һәм, армый-талмый, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек белем-тәрбия бирүче укытучылар коллективы тупланган.
      Нинди генә чаралар, нинди генә бәйге, уеннар оештырылмый безнең белем ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 1281 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 10.02.2012 | Фикерләр (0)

 Выборнов Олег, 8А сыйныфы укучысы; фәнни җитәкче - Хөсниева Алинә Фирдәүс кызы, тәрбияче 
                                                                                               
         Г. Тукай бөтен тамырлары белән халык авыз иҗатына, борынгы татар әдәбиятына, аның эчтәлек, сюжет, форма, мотивларыннан үсеп чыга. Милләтнең җанын, рухын, теләк-омтылышын яхшырак аңлау өчен Г. Тукай халык авыз иҗатын җентекләп өйрәнә, фольклордан турыдан-туры файдаланып шактый гына шигъри әсәрләр иҗат итә.
      Шагыйрь киң күпчелеккә аңлаешлы әдәби тел тудырган чыганак итеп, беренче чи ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 2268 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.12.2011 | Фикерләр (0)

     Абдуллин Динар Фәнис улы, 8А сыйныфы укучысы; фәнни җитәкче - Кашапова Гөлнара Рәшит кызы, тәрбияче.
      Әдәбиятыбызның мөстәкыйль бер тармагы булган татар балалар әдәбияты XIX йөзнең икенче яртысында формалашып, ХХ йөз башында зур үсеш чоры кичерә. Әлеге юнәлештә Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт һ.б. күп кенә әдипләр көч куялар. Шулай да, татар балалары поэзиясенең чын мәгънәсендә профессиональ үсеш алуы, иң беренче чиратта, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Ул балалар әдәбиятын бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган темалар белән баета, башка күп кенә әдипләргә юнәлеш бирә. Шуңа да аның бу өлкәдәге эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү әһәмиятле дип саныйбыз. Шуннан чыгып, без фәнни эшебезнең темасын "Г.Тукайның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге” дип билгеләдек һәм үз алдыбызга Г.Тукайның татар балалар әдәбиятын торгызудагы ролен ачыклауны максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
          - Г.Тукайның тормыш юлын ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 3400 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.11.2011 | Фикерләр (0)