Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 26 » ФӘРЕШТӘ КҮК
21:25
ФӘРЕШТӘ КҮК
Әнием минем алтын,
Ак канатлы фәрештә.
Җир йөзендә ул бит минем
Бер генә, тик бер генә.
Мин үземнең әниемне
Бик тә, бик тә яратам.
Шуңа күрә мәктәптән дә,
Тиз-тиз ашыгып кайтам.
Әниемне алыштырмам
Алтын белән көмешкә.
Бер генә дә тик тормый ул,
Иртән ашыга эшкә.
Әниемне онытмам мин
Китсәм ерак илләргә.
Әнием, мәңге яшә, зинhар,
Тиңлим сине гөлләргә.
Үрнәк бит син hәрбер эштә,
Юл күрсәтүче тормышта.
Әниемә рәхмәтем күп, чөнки
Булыша ул hәрбер эштә.
Өч балаңа гөмер бирдең,
Кеше иттең, үстердең.
Әле бит син үзең бала -
Әбиемнең кызы син.
                              Зәринә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, 8В сыйныфы укучысы
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1117 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Зәринә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА | Рейтинг буенча: 5.0/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: