Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2013 » Сентябрь » 18 » ГӨМБӘ ҖЫЮВЫ КҮҢЕЛЛЕ
12:43
ГӨМБӘ ҖЫЮВЫ КҮҢЕЛЛЕ
      Көз көне күп кешеләр урманга гөмбә җыярга йөриләр. Быел да без гаиләбез белән гөмбә җыймыйча калмадык.
    Урманда нинди генә гөмбәләр юк.Алар берсеннән-берсе матур! Эшләпәләрен кырын салып, яфрак арасында качып утыралар. Синең белән качышлы уйныйлар, диярсең.
     Гөмбә җыйганда бик игътибарлы булу сорала. Чөнки арада агулы гөмбәләр дә очрарга мөмкин.
Гөмбә җыю - күңелле шөгыль. Саф урман һавасын сулап, табигать гүзәллегенә соклана-соклана, вакытның үткәне сизелми дә -   кәрзинең шунда ук тула. Ышанмасагыз, Сез дә барыгыз, җыеп карагыз, көнегез күңелле үтәр...
 
Алия СИБГАТУЛЛИНА, 6 А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 866 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: