Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 27 » Г.ТУКАЙНЫҢ БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ
21:44
Г.ТУКАЙНЫҢ БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ
     Абдуллин Динар Фәнис улы, 8А сыйныфы укучысы; фәнни җитәкче - Кашапова Гөлнара Рәшит кызы, тәрбияче.
      Әдәбиятыбызның мөстәкыйль бер тармагы булган татар балалар әдәбияты XIX йөзнең икенче яртысында формалашып, ХХ йөз башында зур үсеш чоры кичерә. Әлеге юнәлештә Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт һ.б. күп кенә әдипләр көч куялар. Шулай да, татар балалары поэзиясенең чын мәгънәсендә профессиональ үсеш алуы, иң беренче чиратта, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Ул балалар әдәбиятын бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган темалар белән баета, башка күп кенә әдипләргә юнәлеш бирә. Шуңа да аның бу өлкәдәге эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү әһәмиятле дип саныйбыз. Шуннан чыгып, без фәнни эшебезнең темасын "Г.Тукайның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге” дип билгеләдек һәм үз алдыбызга Г.Тукайның татар балалар әдәбиятын торгызудагы ролен ачыклауны максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
          - Г.Тукайның тормыш юлын өйрәнү;
          - Тукайның балалар әдәбиятына килү сәбәпләрен ачыклау;
          - Аның балалар өчен язган шигырьләрен анализлау һәм нәтиҗәләр ясау. 
       Фәнни-тикшеренү эшенең өйрәнү предметы булып Г.Тукай иҗаты тора.
       Өйрәнү объекты – Г.Тукайның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге.
       Г.Тукай үзенең беренче чор иҗатында ук нәниләр әдәбиятына ныклап күңел сала, аны үстереп җибәрүче була. Тукай балаларны ярата, аларны белемле итәргә омтыла, алар язмышын уйлап тирән борчыла.
       Габдулла Тукайның һәрбер әсәрендә туган телне ярату, әти-әнигә хөрмәт туган илгә мәхәббәт хисләре ярылып ята. Мәсәлән, "Көз”, "Чыршы”, "Бичара куян”, "Фатыйма белән Сандугач”, "Бала белән Күбәләк” һ.б. шигырьләрендә шагыйрь туган як табигатенә мәхәббәт хисе, сак караш тәрбияли.
        Фәнни эшебезне язу барышында без түбәндәгеләрне ачыкладык:
        1. Тукай поэзиясе Сәгыйть Сүнчәләй, Мәҗит Гафури, Зыя Ярмәки, Нәкый Исәнбәт һ.б. күп кенә яшь әдипләр өчен балалар әдәбиятына юл күрсәтүче булып тора.
        2. Тематик яктан Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен дүрт зур төркемгә берләштереп карарга мөмкин: табигать күренешләрен, табигать матурлыгын тасвир итү ("Җәй көнендә”, "Яз хәбәре”); нәни укучыны җәнлек, кош-корт, йорт хайваннары белән таныштыру ("Бичара куян”, "Карга”); балаларның үз тормышларын чагылдыру ("Бәхетле бала”, "Эш”); Ватан, халык, милләт кебек тарихи-социаль эчтәлекле әсәрләр ("Кышкы кич”, "Алтын әтәч”).
        3. Балалар өчен язган әсәрләрендә танып-белү һәм тәрбияви юнәлеш өстенлек ала. Мәсәлән, "Елның дүрт фасылы” шигырендә табышмак аша ел фасыллары турында мәгълүмат бирә. Бала, җавап табу өчен, иң элек күңелендә аерым билгеләрен җыеп, яз, кыш,көз, җәй сурәтләрен тудырырга тиеш була:
              Ашлыклар үсте,
              Башаклар пеште;
              Кояш пешерә,
              Тиргә төшерә.
              Халык ашыга,
              Китә басуга,
              Урагын ура,-
              Бу кайчак була? (Җәй)
         4. Г.Тукай татар балаларын милли әдәбият, милли поэзия белән берлектә, шәрык һәм рус әдәбияты үрнәкләре белән таныштыруны максат итеп куя. Балаларга багышланган 70 шигырьнең 20се рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләре тәрҗемәсе яки кемнеңдер әсәренә таянып язган иҗат җимешләре була. Мәсәлән, "Җил”, "Мәхбүс” (Пушкиннан), "Эшкә өндәү” (Плещеевтан), "Төлке һәм йөзем җимеше” (Крыловтан), "Япон хикәясе” (Бурениннан) әсәрләре шундыйлардан.
         5. Г.Тукай, балалар өчен иҗат итүе белән беррәттән, алар өчен дәреслекләр, хрестоматияләр язу һәм бастыру өлкәсендә дә эш алып бара. 1909 нчы елны Г.Тукай башлангыч мәктәпкә "Яңа уку” исемле дәреслек-хрестоматия булдыра. 1910 нчы елны шагыйрь Острогорскийның "Живое слово” дәреслеген үрнәк итеп алып, "Балалар дөньясы” исемле яңа дәреслек төзеп бастыра.
         Гомумән, Г.Тукайның балаларга багышлынган әсәрләре бик күп. Җитмешләп шигырь, йөздән артык кечкенә хикәя, мәсәл, балалар әдәбиятын кайгыртып язган публицистик мәкаләләр – олуг шагыйрьнең җиде-сигез ел эчендә балалар әдәбиятына керткән өлеше әнә шундый! Аның үзе исән чакта ук балалар өчен "Җуаныч” (1908), "Алтын әтәч” (1909), "Энҗе бөртекләре” (1909), "Исемдә калганнар” (1909) , "Балалар күңеле” (1909 һәм 1910 еллар), "Мияубикә” (1911), "Сабыйның укырга өйрәнүе” (1912) җыентыклары дөнья күрә һәм бүгенге көндә дә яңартылып, иллюстрацияләр белән баетылып басылып торалар.
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 3422 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Гөлнара КАШАПОВА, Динар АБДУЛЛИН | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: