Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Декабрь » 29 » Г.ТУКАЙНЫҢ ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫН ҮСТЕРҮГӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ
23:00
Г.ТУКАЙНЫҢ ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫН ҮСТЕРҮГӘ КЕРТКӘН ӨЛЕШЕ
 Выборнов Олег, 8А сыйныфы укучысы; фәнни җитәкче - Хөсниева Алинә Фирдәүс кызы, тәрбияче 
                                                                                               
         Г. Тукай бөтен тамырлары белән халык авыз иҗатына, борынгы татар әдәбиятына, аның эчтәлек, сюжет, форма, мотивларыннан үсеп чыга. Милләтнең җанын, рухын, теләк-омтылышын яхшырак аңлау өчен Г. Тукай халык авыз иҗатын җентекләп өйрәнә, фольклордан турыдан-туры файдаланып шактый гына шигъри әсәрләр иҗат итә.
      Шагыйрь киң күпчелеккә аңлаешлы әдәби тел тудырган чыганак итеп, беренче чиратта, халык иҗатын, халык телен ала.
      Г. Тукайның 1910 елда бастырылган "Халык әдәбияты”, "Халык моңнары” исемле халык әдәбиятын җыю һәм өйрәнү буенча булган гыйльми хезмәтләре бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия.
Әдипнең фольклор өлкәсендәге хезмәтләреннән өч юнәлешне ачык күзалларга була: 1) Тукай – халык иҗаты әсәрләрен күп белүче информатор, халык чичәне; 2) Тукай – халык иҗатын җыючы һәм пропагандалаучы; 3) Тукай – фольклорчы-теоретик.
      "Халык әдәбияты” хезмәтендә Г. Тукайның беренчеләрдән булып күтәргән мәсьәләләре: халыкның иҗат көченә дөрес бәя; халык әдәбиятының килеп чыгышы, төрле вариантларда яшәве, халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекләрен аерып чыгару; фольклор һәм язма әдәбиятның бер-берсенә мөнәсәбәте; Тукайның реаль әдәбиятны идея эчтәлеге ягыннан да, художестволы формасы ягыннан да чын-чыннан халыкчан итү омтылышы; башка халык әдәбияты чыганакларына мөрәҗәгать итү; халык иҗатының тарихи яшәеш һәм тормыш-көнкүреш белән аерылгысыз бәйләнгән булуы, халыкның уй-фикере, эчке дөньясы, теләк-омтылышлары чагылышы;
      Г. Тукай үзенең "Халык моңнары” дип аталган халык җырлары җыентыгында халык җырларына фәнни-әдәби яктан якын килә (әһәмияте, башкарылу үзенчәлеге, мәгънә төсмерләре).
     Тукайның халык җырларына ияреп язылган "ясалма җырлары” татар әдәбиятында сатира жанрын үстерүдә зур урын тота.
     Тукай халык мәкальләреннән, әйтемнәреннән иҗатында күп файдаланган шикелле, аның үз сүзләре дә, тапкырлыклары да хәзер масса арасында мәкальләр, әйтемнәр урынында китереләләр.
 
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 2238 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Олег ВЫБОРНОВ | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: