Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Гаилә бишеге
 
                                                                                           Шәҗәрә ул - үткәннәрдән
                                                                                          Киләчәккә тәрәзә.
                                 & ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 6268 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 22.04.2012 | Фикерләр (0)

     Мин, Мөлекова Илүзә, бу шәҗәрәне әнием белән Габдулла бабам язып калдырган «Тарихи сәхифәләр” дигән истәлекләргә таянып яздым.
     Үзәге Уфа губернасы Минзәлә өязе Абдул волосы Абдулла авылында безнең нәселнең 7-8 буыны яшәгән. Туктамыш бабай 66 яшендә 1818 нче елда вафат булган. Гаиләсендә күпме кеше булуы билгеле түгел, кече улы Зәйнәгетдин 1780 нче еллар тирәсендә туган hәм 62 яшенә кадәр яшәгән. Ул заманда бераз мал асрау, җирне агач сука белән эшкәртеп, кул белән чәчеп иген иккәннәр.
     Сәйфетдин бабай 1870 нче елда 68 яшендә вафат булган. Гомеренең соңгы елларында крепостнойлык бетерелсә дә, боярларга бәйле булып яшәгәннәр.
     Сәйфетдин бабайның улы Сәйфелмөлек 1830 нчы елда туган hәм 50 яшенә кадәр ата-бабасы яшәгән Абдулла авылында торган. 1880 нче елда хәзерге Ташкичү авылы (Тукай районы) урынына күчеп килгәннәр. Яңа җиргә күчеп килүчеләргә бик күп урман кисеп йорт-куралты төзергә туры килгән.
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1097 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.03.2012 | Фикерләр (0)

      Язучы Айдар Хәлим - минем әтием. Бу горурлык та hәм минем өчен зур җаваплылык та. Ул кеше буларак миңа бик кадерле. Аның төп өч сыйфатын гомумиләштерә торган бер сыйфат бар - ул да булса намуслылык, кешене рәнҗетмәү, кешене куандырып яшәү. Үзенең таләпчәнлеге аркасында ул каты бәгырьле кеше кебек тоела. Ләкин бу hич тә алай түгел. Ул бик тә йомшак, нечкә күңелле кеше. Әгәр дә ул берәрсен ниндидер катырак әйткән сүз белән рәнҗеттем дип уйласа, төннәр буе йоклый алмый. Ул кешене кызганып, күзенә яшь бәреп чыга. Аның кара төндә сикереп торып, ул кешегә шалтыратуы, еракта булса хат язуы мөмкин. Әгәр дә мондый чаралары булмаса, шул кешенең өенә барып гафу үтенүе мөмкин.
      Башта мин әтинең өч сыйфаты турында әйтеп киткән идем, хәзер шуларга килик.
      Беренчесе. Ул табигать кебек гади hәм катлаулы. Әтием табигатьне шулкадәр сөя, торгач та беренче эш итеп, тәрәзәгә карый hәм Хәсән Туфанча әйтеп куя:
               - Тышта ниләр бар икән? ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1401 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.12.2011 | Фикерләр (0)

          Әни... Нинди олы сүз! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә тапкыр әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип әйттеңме, син инде көчле дә, бәхетле дә.                                                     Һәр кешене җир йөзенә әни тудыра. Димәк, балага иң якын кеше, әлбәттә, әни. Ул баласын тугыз ай буе үз карынында саклап йөртә, тиңсез авырлыклар белән аңа яшәү бәхете бирә, якты дөньяны бүләк итә, ярдәмгә мохтаҗ бер нарасый булганнан алып, үзенең гомере беткәнче сабырлык белән тәрбияли.
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1495 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.11.2011 | Фикерләр (0)