Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Февраль » 8 » ҖИҢҮЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
23:54
ҖИҢҮЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
      Бүген Казан шәhәренең Совет районында урнашкан 171 нче мәктәбендә Республикабызның белем бирү учреждениеләре арасында V тапкыр үтүче интернет-сайтлар бәйгесенә йомгак ясалу тантанасы булып узды. Тантанага 5 төрле номинациядән финалга үткән 46 мәктәп сайтлары хуҗалары чакырулы иде. Бүләкләү тантанасы 171 нче мәктәп укучылары әзерләгән бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйгенең җиңүчеләренә Димломнар, калган финалистларга Грамоталар тапшырылды. 
    Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат сайты "Иң технологик сайт" номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
    Ә "Туган телем - иркә гөлем" сайты методик яктан үзенчәлекле эчтәлек өчен Грамота белән бүләкләнде.
    Әлеге сайтларның администраторлары информатика укытучысы Бисеров Илгизәр Рөстәм улын hәм татар теле укытучысы  Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызын әлеге бәйгедә ирешкән уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да яңа үрләр яуларга язсын!
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1129 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: