Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Июль » 25 » ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ -2012
17:18
ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ -2012
      Ел да үткәрелүче "Иделем акчарлагы" дип аталган иҗади бәйгегә эшләр кабул итү дәвам итә. Бәйгедә иҗат белән шөгыльләнүче 14 яшьтән алып 30 яшькәчә  яшь язучылар катнаша ала.
      Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үтә:
         поэзия;
         проза;
         драматургия;
         балалар әдәбияты;
        детектив әсәрләр (әлеге номинация татарча беренче детектив әсәр -  З.Бигиевнең «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» (1887) романының 125 еллыгы уңаеннан кертелгән)
     Кечкенә күләмдәге әсәрләрнең саны 3 тән ким булмаска тиеш. 
     Әлеге бәйге 3 этапта үтә.
     Беренче этапка эшләр түбәндәге адрес буенча 30 нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә: Казан шәhәре,
Г.Тукай урамы, 58 нче йорт, 304 офис.
«Идель» яшьләр үзәге
Телефон/факс: (843) 231-81-54
Е-mail: mc-idel@yandex.ru
Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 1220 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: