Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2016 » Декабрь » 3 » "ИЛҺАМ" БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕ-2017
23:56
"ИЛҺАМ" БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕ-2017
       Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.
       Бәйгедә катнашу өчен, укучыларның иҗади эшләрен электрон вариантта ilhambeygese2017@gmail.com адресына 2017 елның 1 нче февраленә кадәр җибәрү сорала.
       Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдән таныша аласыз. 
 

Беркетелгән файл: нигезләмә

Сәхифә: Бәйгеләр | Карап алулар: 2854 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 1
1 Файзрахманов Рәсүл   (25.01.2017 12:46)
Анкета
Фамилия, исем: Файзрахманов Рәсүл
Туган елы: 2008
Район: Балтач
Авыл: Кариле
Мәктәп: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белеем учреждениясы “Норма урта гомуми белеем мәктәбе”
Сыйныфы: 2 б
Өстәмә мәгълүмат: Шигырь сөйләргә, җырларга, рәсем ясарга, хикәяләр язарга ярата. Бик тырыш һәм эшчән бала.

Әсәр исеме: Кәрим һәм Сәлим

Номинация: яшь прозаик

Әсәр күләме: 1 бит

Басылып чыккан әсәрләре: юк

Хәбәрләшү өчен телефон: 89178767195; 8843-68-3-18-26

Электрон адрес: 12101011076@edu.tatar.ru

Өй адресы: Балтач районы, Кариле авылы, Г.Ашрафзянова урамы, 5 нче йорт 14 нче квартира


Кәрим һәм Сәлим
Борын – борын заманда түгел, безнең заманда, яшәгән ди ике малай. Алар бик дус һәм тату булганнар. Кәримнең бик тә Сихерле дөньяга эләгәсе килгән. Сәлим аңа ярдәм иткән. Алар икесе урамнан барганда, бер бик матур һәм сихерле таяк тапканнар. Шул сихерле таяк ярдәмендә, Сихерле дөньяга очканнар. Бу дөньяда нәрсә теләсәң, шул барлыкка килә торган булган. Кәримнең бик тә чын Фея күрәсе килә торган булган. Ул, шул Фея турында уйлаган һәм аның каршына бер бик матур Фея барлыкка килгән. Сәлимнең дә бер хыялы булган. Аның чын Аю баласын күрәсе килгән. Икесе бик тырышып уйлагач, Аю баласы да килеп чыккан. Алар бергә уйнаганнар, күңел ачканнар. Тик, Серле дөньяда бик рәхәт булса да, аларның кайтасылары килгән. Шул вакытта күзләрен ачып җибәргәннәр. Бу төш булган икән.

Исеме *:
Emailы:
Код *: