Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Декабрь » 18 » ЙӨРӘКЛӘРДӘ ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ, КҮҢЕЛЛӘРДӘ ТУКАЙ СҮЗЛӘРЕ
22:57
ЙӨРӘКЛӘРДӘ ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ, КҮҢЕЛЛӘРДӘ ТУКАЙ СҮЗЛӘРЕ
   Узган атнаның пәнҗешәмбесендә, ягъни 15 нче декабрь көнне, шәhәребездә узып баручы Габдулла Тукай елына йомгак ясалды. Шул уңайдан шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу оештырылды. Әлеге тантаналы чарада җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, укытучылар, студентлар hәм укучылар катнашты.
    Ә кич белән 1 нче санлы шәhәр балалар hәм яшьләр иҗат сараенда "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре" дип аталган әдәби кичә булды. Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраhимов та катнашты.
      Габдулла Тукай елында белем hәм тәрбия бирү өлкәсендә Г.Тукай шәхесен, иҗатын калку чагылдырган төрле чаралар оештыруда актив катнашкан белем бирү учреждениеләренә шәhәр мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат та Рәхмәт хатына лаек булды.
      Кичәне төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларның чыгышлары ямьләндерде. "Сандугач" курайчылар ансамбле, "Сөмбел" төркеме чыгышлары, Лилия Ханипова башкаруындагы "Әллүки" җыры тамашачылар күңеленә үтеп керде. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
     Чыганак: sarvarova.ucoz.ru
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1129 | Язманы өстәде: Redaktor | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: