Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Декабрь » 29 » ЯҢА ЕЛДАН МИН НӘРСӘ КӨТӘМ?
23:48
ЯҢА ЕЛДАН МИН НӘРСӘ КӨТӘМ?
Ап-ак кыш аенда иң күңелле бәйрәм - Яңа ел бәйрәме була. Без, балалар, бу бәйрәмне бик көтеп алабыз. Чөнки кечкенәдән яраткан Кыш бабай, Кар кызы үзләренең яшел чыршылары, бүләкләре белән безне шатландыралар.
Яңа елда кешеләр күп шатлыклар, сөенечләр булсын дип телиләр. Мин үзем Яңа елны әти-әнием, сеңлем, туганнарым белән каршылыйм. Бик күңелле hәм матур гына уздырабыз иске елны.
hәрбер кеше киләсе елга үзенә, якыннарына матур теләкләр тели. Мин дә Яңа ел тынычлык, муллык, сәламәтлек hәм зур уңышлар елы булсын иде диям. Гаиләмне үземнең тырышып укуым, яхшы тәртибем белән сөендерсәм иде дип телим. Безнең янда яхшы кешеләр генә булсын. Көтелмәгән ачышлар. яңа уңышлар алып килсен ак карлы кышның бәйрәме. Балалар hәммәсе сөенеп, Аллага шөкер, теләкләрем кабул булыр дип, Яңа елга аяк бассыннар. Теләкләрем кабул булсын иде.
 
                                           Данис МИРГАЛИМОВ, 7Б сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1271 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Данис МИРГАЛИМОВ | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: