Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар
1 2 3 ... 8 9 »

       Җир шарының татарлар яшәгән һәр почмагында бүген "Татарча диктант" белем бирү акциясе үтте. Аның максаты - татар телен белүгә, өйрәнүгә карата кызыксынуны үстерү, телебезне таныту, популярлаштыру.

Матур традициягә әйләнгән әлеге чара безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта да узды.

Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре буенча әзерләнгән диктант текстын Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы - Рәсим Хафизов; композитор, автор-башкаручы Илнур Гомәров; Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Равил Галиев; "Эврика" шәһәр мәдәни үзәге җитәкчесе Ландыш Галиева; җырчы, композитор Гөлназ Закирова; "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналисты Илшат Әюпов; "Күңел" радиосы дикторы Лилия Закирова; Татарстан Республикасының атказанган артисты, Яр Чаллы дәүләт татар драма театры актрисасы Миләүшә Имамова, ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 44 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.10.2019 | Фикерләр (0)

       Бүген, 18 нче октябрь көнне,  лицейда ата-аналар җыелышы була. Башлана 17.30 сәгатьтә.

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 26 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 18.10.2019 | Фикерләр (0)

       Бүген, 16 нче октябрь көнне,  лицейда матур бер традициягә әверелгән хәйрия ярминкәсе үтте. Әлеге чара барышында галиакышлылар  үзара дус һәм берләм булуларын тагын бер мәртәбә расладылар.

Ярминкә нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

I урын - 8а сыйныфына бирелде.

II урын - 11а сыйныфында;

III урынны - 9б сыйныфы укучылары алды.

Ярминкәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 33 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 16.10.2019 | Фикерләр (0)

          19 нчы октябрь көнне лицейда "Татарча диктант" белем бирү акциясе узачак. Рәхим итегез!
        

 

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 27 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.10.2019 | Фикерләр (0)

       Бүген, 14 нче октябрь көнне,  лицей укучылары өчен "Водяная" һәм "Хәлимә" фильмнарын карау оештырылды. "Водяная" фильмының сюжеты Каюм Насыйри, Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән. Фантастик жанрдагы фильмны укучылар яратып карады.

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 38 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 14.10.2019 | Фикерләр (0)

       Кичә  9А сыйныфы  укучылары шәһәребездә узган "КамАЗ" машиналары күргәзмәсендә булдылар.

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 31 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 10.10.2019 | Фикерләр (0)

      Бүген 6,8 нче сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тест уздылар. Укучыларның белемнәрен тикшерү республика белем бирү сыйфатын бәяләү системасы чаралары кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә оештырылды.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 368 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 14.11.2017 | Фикерләр (0)

        Бүген лицейның тирә-юнендә чираттагы өмә үтте.

 

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 381 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 14.10.2017 | Фикерләр (0)

 

      22 нче апрель көнне көндезге 12 дә лицей-интернат базасында "Ачык ишекләр" көне үтәчәк.  
    Лицей-интернатка укырга керергә теләге булган укучыларны әти-әниләре белән көтеп калабыз.
 
    Безнең адрес: Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 100 нче йорт (56/07).
    Элемтәгә керү өчен телефон: (8552) 58-51-31    
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 431 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.04.2017 | Фикерләр (0)