Бүген, 7 нче декабрь көнне, 11 нче сыйныф укучылары йомгаклау иншасын язды.
Укучылар өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителгән иде: "Җиңү һәм җиңелү", "Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык".
Йомгаклау иншасын язу укучыларга бердәм дәүләт имтиханын тапшыру мөмкинлеген бирә. Ул "зачет" һәм "незачет" системасы буенча бәяләнә.