Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар
« 1 2 3 4 5 ... 7 8 »

      Бүген лицейда "Тукай безнең арада" дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Чарага укытучылар да, укучылар да милли киемнәрдән килгәннәр иде. Кичә барышында Габдулла Тукайның шигырьләре укылды, укучылар театраль тамаша күрсәттеләр. Чара "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.

Камилә ХӘКИМУЛЛИНА, 8Б сыйныфы, "Электрон матбугат" түгәрәге әгъзасы

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 411 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.04.2016 | Фикерләр (0)

      21 нче апрель көнне лицейда "Мәрхәмәтлелек ярминкәсе" үтте. Әлеге чарада 5-8, 10 нчы сыйныф укучылары актив катнаштылар.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 456 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 24.04.2016 | Фикерләр (0)

       Шәһәребездәге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу матур бер гадәткә әйләнде. Быел да лицейлылар әлеге чарадан читтә калмадылар: 10Б сыйныфы эстафетаны башлап җибәрде.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 446 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 13.04.2016 | Фикерләр (0)

      25 нче март көнне  илкүләм "Медиапокорение-2016" балалар һәм яшьләр матбугаты фестивале узды. Аны һәр елдагыча КФУның Яр Чаллы филиалы үткәрде.

Фестиваль кысаларында "Ничек яхшы кадр тотарга", "Социаль челтәрләрдә ничек популяр булырга?" кебек мастер-класслар, укучылар өчен квест-уен, түгәрәк җитәкчеләре өчен вебинарлар булды.  

Фестиваль ахырында төрле номинацияләрдә җиңү яулаган укучыларны бүләкләделәр.

Камилә Хәкимуллина, 8Б сыйныфы укучысы

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 436 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 31.03.2016 | Фикерләр (0)

      23-25  нче март көннәрендә шәһәребезнең "Этюд" спорт мәктәбендә быел ХХ тапкыр шахмат буенча турнир узды. Әлеге ярышларда 9 нчы сыйныф укучысы Дускаев Инсаф җиңү яулады. Котлыйбыз!

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 394 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.03.2016 | Фикерләр (0)

 

    24 мартта Әлмәт шәһәрендә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы үтте. Чара быел 5 нче тапкыр узды.

Тантаналы чарага татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы белән 8 нче сыйныф укучысы Хакимуллина Камилә чакырулы иде. Камилә "Клара Булатова исемендәге премия лауреаты" дипломына һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Котлыйбыз!

  

 

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 513 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.03.2016 | Фикерләр (0)

 

    Мәгариф һәм фән министрлыгының 13 нче октябрьдә чыккан 9422/15 санлы боерыгы нигезендә, 4, 6, 8 нче сыйныфларда татар теленнән диагностик тест уздырылачак. Тестны бланк форматында уздыру 27 нче октябрьгә планлаштырылган.

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 940 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 21.10.2015 | Фикерләр (0)

       Хөрмәтле укытучылар!
Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык,  сабырлык-түземлек, һөнәри осталык, зурдан-зур уңышлар телибез.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 514 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.10.2015 | Фикерләр (0)

       Бүгеннән яңа уку елы башлана. Барыгызны да белем бәйрәме белән котлыйбыз! Яңа уку елы сөенеч-шатлыклар, зур уңышлар алып килсен. Яңа үрләр, биеклекләр көтсен барыбызны да!
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 589 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 01.09.2015 | Фикерләр (0)