Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар
« 1 2 3 4 5 6 7 8 9 »
 
     28 нче  март көнне КФУ ның Яр Чаллы институтында V "МедиаПокорение" рәсәйкүләм балалар һәм яшүсмерләр матбугаты фестивале үтәчәк. Һәр елдагыча без дә әлеге чарада катнашабыз.

 


Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1941 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 22.03.2014 | Фикерләр (0)

 
     1 нче март көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә минифутбол буенча "Сәләт-Чаллы" оештырган турнир үтте. Әлеге турнирда безнең лицей-интернатның җыелма командасы да катнашты һәм җиңү яулады. Егетләрне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1526 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 02.03.2014 | Фикерләр (0)

 
     1 нче март көнне көндезге 12 дә лицей-интернат базасында "Ачык ишекләр" көне үтә.  
    Лицей-интернатка укырга керергә теләге булган укучыларны әти-әниләре белән көтеп калабыз.

    Безнең адрес: Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 100 нче йорт (56/07).
    Элемтәгә керү өчен телефон: (8552) 58-51-31    
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1416 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 22.02.2014 | Фикерләр (0)

     Лицей-интернатта 17.02.14 көнне "Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында, хәрби-патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән сыйныф сәгатьләренә старт бирелде. Барлык укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны Ана телебезгә игътибар арттыру максаты белән оештырылган бу акциядә актив катнашырга чакырабыз.  Әйдәгез, безгә сез дә кушылыгыз!

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1513 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.02.2014 | Фикерләр (0)

     "Гаилә һәм мәктәп” журналы, "Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап” исемлеген төзегән. Әлеге исемлек белән сез дә танышыгыз әле.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

1. Абдулла Алиш. Ана әкиятләре.

2. Резеда Вәлиева. Нәниләр китабы / Ак песи (җыентыклар).

3. Шәүкәт Галиев. Шәвәли хәйләсе : шаян шигырьләр.

4. Галимҗан Гыйльманов. Әбием сихерче бугай (җыентык).

5. Рафис Корбан. Тапкырларга табышмак (җыентык).

6. Рөстәм Мингалим. Галстуклы кәҗә (җыентык).

7. Роберт Миңнуллин. Сөенсеннәр әле сабыйлар (җыентык).

8. Хәкимҗан Халиков. Иң гадел дус (җыентык).

9. Халык иҗаты: әкиятләр.

10. Халык иҗ ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 2341 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 22.01.2014 | Фикерләр (0)

     Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава температурасы булганда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәвен искәртә:
- 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен;
- 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен;
- 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен;
- 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк.
      Кышкы чорда түбәндәге һава шартлары сакланганда саф һавада физик культура дәресләрен үткәрү рөхсәт ителә (СанПиН 2.4.2.2821-10 нигезендә):
      12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин.
12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12 ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1472 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 20.01.2014 | Фикерләр (0)

      

2013 нче елның 21 нче декабрендә муниципаль автономияле  гомуми белем бирү учреждениесе  «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» базасында   "Яшьләр фәнни эзләнүдә”  III  республикакүләм  фәнни-гамәли укучылар  конференциясе үтте.

Читтән торып үткән беренче турга 419 фәнни эш килде. Аларны тикшерү өчен, "Яр Ч ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1547 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 23.12.2013 | Фикерләр (0)

      Гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 нче сыйныф укучылары өчен 10-20 нче декабрь аралыгында төрле предметлар буенча on-line режимда тест үтү каралган.
   Түбәндә тестларны үтү графигын тәкъдим итәбез:


Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1452 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.12.2013 | Фикерләр (0)

       25 нче ноябрь көнне лицей-интернат базасында төрле предмет укытучылары Сингапур белем бирү технологияләрен гамәлдә куллану буенча ачык дәресләр күрсәттеләр. 25 ачык дәресне шәһәрнең мәгълүмати-методик үзәге белгечләре, лицей укытучылары карады.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1558 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.11.2013 | Фикерләр (0)