Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар
« 1 2 ... 4 5 6 7 8 9 »
      Сингапур белем бирү технологияләрен өйрәнү максатыннан, 11-12 нче октябрь көннәрендә лицей-интернат базасында  84 нче лицей-интернат, 64 нче прогимназия укытучылары өчен шәһәрнең мәгълүмати-методик үзәге җитәкчесе А.А. Фатихова  һәм методистлар Н.А.Нестерева, Т.А.Патрушева, В.В.Рицкий тарафыннан ике көнлек тренинг-курслар оештырылды.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1360 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 15.10.2013 | Фикерләр (0)

      Бүген IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар исемлеге билгеле булды!
Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп, барлыгы 73 гариза килгән, алар арасыннан нигезләмә таләпләренә туры илгән 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булган.
        Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашты. Экспертлар бәйгенең финалына 34 интернет-проектны тәкъдим иткәннәр:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе
Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә
"Dilus" сайты
Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты
Туган телем-татар теле
Айгөл сайты
Мөгаллим язмалары. Фәрит Вафинның шәхси сайты
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ сайты
Укытучы-логопед Мансурова Юлия Илгиз кызының шәхси сайты
Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты


"Укучы - җәүһәр" номинациясе
"Туган авылым минем - АККҮЗЕМ"
Алисә Исхакова сайты
Айрат Шакиров сайты
Актанышым ак илем
Актаныш муниципаль районы Иске Кормаш авылының рәсми сайты
Айгизә сайты
Иҗади бөреләр


"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
Энҗе бөртекләрем
Туган ягым – яшел бишек


"Урта ... Алга таба укырга »

Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1732 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.09.2013 | Фикерләр (0)

       Кичә лицей-интернатта Екатеринбург якларында яшәүче татар теле укытучыларыннан, методистлардан торган делегация булып китте. Алар лицейдагы инновацион мохит белән таныштылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырган мастер-классларда катнаштылар.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1528 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.09.2013 | Фикерләр (0)

        Бүген лицей-интернатта Лицей Советы Спикеры постына сайлаулар үтте. Әлеге урынга 5 укучы үз кандидатурасын тәкъдим иткән иде. Болар:
1. Яруллин Риф - 7В сыйныфы
2. Камалова Айсылу - 8А сыйныфы
3. Арсланов Руслан - 8В сыйныфы
4. Сиразева Алсу - 9А сыйныфы
5. Билалов Ильмир - 10Б сыйныфы укучылары.
    Иң күп тавыш җыеп, әлеге постка Билалов Ильмир сайланылды.
    Аны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1453 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 23.09.2013 | Фикерләр (0)

        2 нче  сентябрь көнне лицей-интернатта  «Конституция дәресе » дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Бу чара РФ Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуга багышланган «Конституция глазами ребенка – 2013″ проекты кысаларында үтте.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1501 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 03.09.2013 | Фикерләр (0)

   Татарстанда «Яшел Россия» акциясе кысаларында экологик өмәләр булып узды. Чаллыда парк зоналары, Мәләкәс, Кама буйлары, Түбән Кама сусаклагычы зонасы һәм шәһәр предприятиеләре-оешмалары территорияләре чүп-чардан арындырылды. Өмәгә барлыгы 4598 кеше (62 оешма) катнашты, 303 гектар җир чистартылды.
    «Яшел Россия» акциясендә катнашудан  лицей-интернат хезмәткәрләре дә  читтә калмады. 
       
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1528 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 31.08.2013 | Фикерләр (0)

      Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат өстәмә рәвештә социаль-икъдисад юнәлеше буенча  10 нчы сыйныфка укучылар кабул итә.
      9 нчы сыйныфны уңышлы тәмамлаган, профиль буенча математика, тарих, җәмгыять белеме буенча имтихан тапшырган укучыларны лицей үзенә көтеп кала.
      Читтән килүчеләргә интернатта тору мөмкинлеге тудырыла.
 
      Безнең адрес: Яр Чаллы, Мәскәү проспекты, 100 нче йорт (56/07) 
      Хәбәрләшү өчен телефон: (88552) 58-51-31

 
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1635 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 06.07.2013 | Фикерләр (0)

       Укучылар, "Зирәк тиен" уенының нәтиҗәләрен әлеге сылтама буенча кереп карый аласыз:
                ”Зирәк тиен” нәтиҗәләре
 
       Безнең лицей буенча нәтиҗәләр "Татар сыйныфлары өчен" дип аталган файлның  477 нче битендә урнашкан.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 3310 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 24.05.2013 | Фикерләр (0)

    Бүген Казанда туган тел укытучылары һәм укучылар катнашында Туган тел көненә багышланган бөтенроссия форумы узды. Аның эшендә ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
    Бөтен Россия буенча туган телләрне укытучылар, бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулаган студентлар һәм мәктәп укучылары, фән һәм мәдәният әһелләре, ТР Халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасындагы тантанага җыелды.
    Әлеге чарада Яр Чаллы шәһәреннән 5 мәктәп  катнашты. Алар эш тәҗрибәсен яктырткан күргәзмәләр оештырдылар. Шулар арасында безнең лицей-интернат та бар иде. Без "Интернат тибындагы инновацион гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыту-тәрбия процессын оештыру" дигән темага чыгыш ясадык.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1699 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 23.05.2013 | Фикерләр (0)