Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар
« 1 2 ... 5 6 7 8 »
     Бүген бездә республикакүләмендә "Яшьләр - фәнни эзләнүдә" дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Сайлап алу этабына 316 фәнни эзләнү эше тәкъдим ителгән иде. Икенче турда республикабызның төрле шәhәр-район мәктәпләреннән 103 укучы катнашты. Конференция 7 секциядә барды.
     Конференция барышында укучыларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
математика секциясендә 10 нчы сыйныф укучылары Гаврилова Алина белән Калимуллина Алия;
биология секциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Ханова Айгөл I урынга лаек булдылар.
Рус филологиясе буенча 9 нчы сыйныф укучысы Просвиркина Диана 2 нче урын яулады.
8 нче сыйныф укучысы Зарипова Айгөл ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1184 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 22.12.2012 | Фикерләр (0)

     Бүген лицеебызда президент сайлаулары үтте. Иң күп тавыш җыеп, президентлыкка 9 В сыйныфы укучысы Гыйниятуллин Илназ сайланды.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 986 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 19.10.2012 | Фикерләр (0)

     "Белем җәүһәрләре-2012" бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе төгәлләнде. Бәйгенең рәсми сайты хәбәр иткәнчә,  оештыру комитеты финалистлар исемлеге белән алдан ук таныштырырга карар кылган...
     ...Быелгы бәйгедә 49 интернет-проект арасыннан финалга барлыгы 25 проект чыкты. Алар арасында бәйгенең җиңүчеләре дә, лауреатлары да бар. Әлеге исемлектәге финалистларны, эшләрне бәяләүдә катнашкан жюри әгъзаларын, башка еллардагы "Белем җәүһәре" премиясе ияләрен - барысын да 12 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал театрының кече залында көтеп калабыз!.." - дип хәбәр итә оештыручылар.
     Финалистлар исемлегендә  без, http://ilhamgazite.ru ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1009 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 08.10.2012 | Фикерләр (0)

                                                      Республикакүләм үткән әлеге акциядән без дә читтә калмадык. 2-3 октябрь көннәрендә педтөркемгә йөрүче 7 кыз җитәкчебез  Рәдинә Миннерәсил кызы белән шәhәребезнең җәмәгать урыннарында үтеп йөрүче кешеләрдән котлау открыткалары яздырдык. Аннан соң бәйрәм котлаулары үзләренең хуҗаларына тапшырылды.
 
 
 
 
                           Алия СИБГАТУЛЛИНА, 5 А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 952 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.10.2012 | Фикерләр (0)

     Тиздән октябрь дә җитә. Димәк, укытучыларыбызның  һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүгә дә озак вакыт калмый.  Шул уңайдан без сезне, укучыларны, үзегезнең яраткан укытучыларыгызга котлау теләкләрен калдырырга чакырабыз. Сездән килгән котлаулар газетабызда урын алып барыр. Күңел түрләрегездә йөрткән иң изге теләкләрегезне яраткан мөгаллимнәрегезгә юлларга ашыгыгыз!
 
 
 
 
 
 
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1068 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.09.2012 | Фикерләр (0)

     Лицей-интернат бинасы укучыларыбызны 2012-2013 нче яңа уку елына кабул итәргә тулаем әзер.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 892 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 17.08.2012 | Фикерләр (0)

       Күзләрдә яшь тамчылары, кулларыбызда зур сумкалар, тәрәз артында кул болгап, озатып калучы әти-әниләребез, ә алда -  10 көнгә сузылган "Сәләт-Вакыйга” аланы.
       Йөрәк дөп-дөп тибә, күңелдә курку, башта төрледән-төрле уйлар: "Дуслар табып булырмы, берләшербезме, смена дәвамында яхшы сыйфатларыбызны үстереп, иҗатта биек үрләрне яулап булырмы?” Эх, бу курку хисен, үземне юкка гына борчуга салганмын. Курка-курка гына автобустан төштек. Урман. Ул hәр сәлкешнең күңелендә үз урынын тапты. Бина каршында исә безне әйдаманнарыбыз сагынып көтеп алды! Аларның сәлкешләргә карата булган мәхәббәте балаларга шушы кыска гына вакыт эчендә зур үрләргә ирешергә, берләшергә ярдәм итте.
       Сәләт футболкаларын кигәч, сәләт атмосферасын тагы да ныграк тойдык. Танышу уеннары аша бик тиз дусларыбызның исемнәрен истә калдырдык, дуслаштык.
       Лагерь журналистика профиле буенча булса да, hәрбер сәлкешкә төрле яклап үсәргә мөмкинлек бирелде hәм ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1048 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 23.07.2012 | Фикерләр (0)

       Укучылар, "Зирәк тиен" уенының нәтиҗәләрен әлеге сылтама буенча кереп карый аласыз:
                ”Зирәк тиен” нәтиҗәләре
 
       Безнең лицей буенча нәтиҗәләр "Татар сыйныфлары өчен" дип аталган файлның  623 нче битендә урнашкан.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 2044 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 23.05.2012 | Фикерләр (0)

         16 нчы май көнне "Чишмә” халыклар дуслыгы йортында шәһәребездә инде бишенче тапкыр уздырылучы "Кол Шәриф оныклары” бәйгесенең финал уены булды. Аны "Сәләт-Чаллы” яшьләр оешмасы вәкилләре Кол Шәриф мәчете, Яр Чаллы мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрә. Бәйгенең төп максаты – яшь буынны зыялы, гайрәтле һәм иң мөһиме – рухи яктан бай итеп тәрбияләү.
         Быелгы бәйгенең сайлап алу турында 300гә якын укучы катнашты. Егетләр ике ай дәвамында әхлакый, интеллектуаль, иҗади биремнәр башкардылар, спортта үзләрен сынадылар. Финалистлар исә Казанга сәяхәт итеп, Җәүдәт Сөләйманов, Фаяз Хуҗин кебек зур академиклар һәм дин галиме, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс белән очраштылар. Шулай ук КФУның Чаллы филиалына (элекке ИНЭКА) экскурсиягә барып, автомобильнең үзенчәлекләре белән таныштылар.
         Суперфиналга алты егет үтте, алар арасында дүртесе – Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат укучылары. Радик Гафиатуллин "Иң милли җанлы онык”, Раил Сәхәбиев "Иң әдәпле онык”, Илдар Котдусо ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1220 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 17.05.2012 | Фикерләр (0)