Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Яңалыклар
« 1 2 ... 6 7 8
      hәр ел саен ямьле яз аенда уку-фән өлкәсендә, иҗатта, олимп (спортта), ихлас (шәфкатьлелек) юнәлешләрендә лидерлыкны саклап килүче укучыларны, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән укытучыларны билгеләп-бүләкләп үтү лицейда матур бер традициягә әверелде. Бүген дә әнә шул традициянең дәвамы - лицей тарихына "Сәләтлеләр парады -2012" кереп калды.
     
 
 
 
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 870 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 04.05.2012 | Фикерләр (0)

      Бүген лицейда республикакүләм "Сәләтле" бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче турында катнашу өчен, республикабызның төрле шәhәр-районнарыннан 300 дән артык гариза кабул ителгән иде. Республикабызның төрле почмакларыннан иң сәләтле укучылар бүген безгә җыелды. Укучылар гуманитар hәм төгәл фәннәр буенча үзара көч сынаштылар.    Бәйгенең икенче турына иң күп балл җыйган укучылар гына чакырылды. Икенче турда катнашучылар компьютер янында сынау уздылар. Ике тур буенча да югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар җиңүче дип табылды.
     Җиңүчеләргә -  дипломнар, барлык катнашкан укучыларга да сертификатлар тапшырылды.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 866 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 28.03.2012 | Фикерләр (0)

      Кичә КФУның Яр Чаллы филиалында II Бөтенрәсәй "МедиаПокорение" фестивале үтте. Фестивальдә балалар, яшүсмерләр hәм яшьләр өчен басылучы массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
      Фестивальдә катнашу өчен, Җир шарының төрле почмакларыннан 250дән артык гариза кабул ителгән. Хәтта Украина белән Сербиядән дә катнашучылар бар иде.
      Фестивальдә катнашучыларга "Верстка hәм дизайн", "Мин сезгә радио турында сөйлим", "Заманча телевидение", "Ничек яхшы текст язарга?", "Уңышлы интернет-сайт ясауга ун адым", "Мәктәп газеталары җитәкчеләре өчен мастер-класс" h.б. кызыклы темаларга оештырылган мастер-классларны сайлап алып карау мөмкинчелеге тудырылды. Мастер-класс караган hәркемгә сертификатлар тапшырылды.
      Фестиваль барышында "Иң яхшы дизайн", "Иң яхшы сайт", "Иң яхшы мәктәп газетасы", "Иң әйбәт тапшыру", "Иң яхшы яшьләр өчен газета" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1082 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 24.03.2012 | Фикерләр (0)

Үтеп баручы февраль ае вакыйгаларга бай булды. 13-22 нче февраль көннәрендә лицейда татар теле hәм әдәбияты атналыгы узды. Атналык кысаларында төрле чаралар, ярышлар оештырылды. Шигырь бәйгесе үткәрелде.
5А hәм 5Б сыйныфы укучылары "Туган телем - иркә гөлем" дип аталган интеллектуаль уенда көч сынаштылар: белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. 5Б сыйныфы әлеге чарада җиңү яулады.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1494 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 29.02.2012 | Фикерләр (0)

Кичә лицеебызда матур бер традициягә әверелгән вакыйга - студентлар белән очрашу узды. Төрле елларда укуны тәмамлаган лицейчылар яңадан ашкынып, үзләре белем  алган җылы учакка - лицейга җыелдылар. Кызыклы сөйләшү, хатирәләрне яңарту сыйныфларда чәй табыны янында алып барылды.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 974 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 05.02.2012 | Фикерләр (0)

   Узган атнаның пәнҗешәмбесендә, ягъни 15 нче декабрь көнне, шәhәребездә узып баручы Габдулла Тукай елына йомгак ясалды. Шул уңайдан шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу оештырылды. Әлеге тантаналы чарада җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, укытучылар, студентлар hәм укучылар катнашты.
    Ә кич белән 1 нче санлы шәhәр балалар hәм яшьләр иҗат сараенда "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре" дип аталган әдәби кичә булды. Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраhимов та катнашты.
      Габдулла Тукай елында белем hәм тәрбия бирү өлкәсендә Г.Тукай шәхесен, иҗатын калку чагылдырган төрле чаралар оештыруда актив катнашкан белем бирү учреждениеләренә шәhәр мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат та Рәхмәт хатына лаек булды.
      Кичәне төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларның чыгышлары ямьләндерде. "Сандугач" курайчылар ансамбле, "Сөмбел" төркеме чы ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1116 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 18.12.2011 | Фикерләр (0)

    2011 нче елның 22 нче ноябре… Бу көн минем күңелемдә мәңгелек истәлек булып калыр, чөнки безнең Яр Чаллы шәhәрендә дә Габдулла Тукайга багышланган hәйкәл ачылды. Әлеге зур бәйрәм күңелләрдә шатлык, бәхет, шул ук вакытта ниндидер моңсулык хисе дә тудырды, чөнки Тукай, кызганычка каршы, бездән бик еракта... Бөек шагыйрьнең гомере бик кыска булган, тик шуңа да карамастан, ул татар халкын белем, тәрбия нурлары белән балкыткан, hәм бүгенге көндә дә аның фикерләре әһәмиятен югалтмый. Шуңа да без аның иҗатын белергә hәм тагын да тирәнрәк өйрәнергә тиеш!
Тукай китапларын мин кулыма алам,
hәрбер әйткән сүзен күңелемә салам.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1157 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 25.11.2011 | Фикерләр (0)

Конференциядән күренешләр
          Каникул булуга карамастан, 3 нче ноябрь көнне лицеебыз үзендә кунаклар кабул итте.  ТР Мәгариф hәм фән министрлыгы белән бергә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта "Яшьләр - фәнни эзләнүдә” дигән республика күләмендә фәнни-гамәли конференция узды. Ул Габдулла Тукай елына багышлап оештырылган иде. Конференциядә Татарстанның 17 район hәм 8 шәhәреннән укучылар катнашты. Сайлап алу турына җибәрелгән 359 эш арасыннан 155е икенче турга чакырылган иде. Укучылар фәнни-гамәли эшләре белән 9 секциядә чыгыш ясадылар, фикер алыштылар. "Мин Тукайлы татар баласы" секциясендә 18 укучы чыгыш ясады. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр дипломнарга ия булды.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1033 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 13.11.2011 | Фикерләр (0)

1-9 10-18 ... 46-54 55-63 64-71