Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2012 » Август » 3 » ЯКЫН ДУСЛАР КҮП БУЛМЫЙ
15:58
ЯКЫН ДУСЛАР КҮП БУЛМЫЙ
     Дусларның якыннары күп булмый. Бер, ике, күп булса өч. 
     Мин үзем теләсә кем белән уртак тел тиз табам, ә менә Диләрә исемле кызны гына якын, тугрылыклы дус дип саныйм. Без аның белән балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле дус. Аннан бергә бию мәктәбенә дә йөрдек. Без дус булгач, гаиләләребез дә дуслашты.
     Диләрә хәзер  гаиләсе белән шәhәрнең икенче өлешенә күчеп, башка мәктәптә укый. Ә безнең дуслык дәвам итә. Каникулларда, туган көннәребездә бергә күңел ачабыз. Бәйрәм-концертларга йөрибез, шатлыкларыбызны, уңышларыбызны уртаклашабыз. Икебез генә белә торган серләребез дә бар.
     Диләрә кебек дустым булуына мин сөенеп туя алмыйм. Дуслыгыбыз өзелмәсен, арабыздан кара мәче үтмәсен  дип телим.
 
                                                         Әдилә ГӘРӘЕВА, 6 А сыйныфы укучысы
Сәхифә: Укучыларыбыз иҗаты | Карап алулар: 1081 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Әдилә ГӘРӘЕВА | Рейтинг буенча: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: